Шəhри Чаллы

Күзләрне яшьтән сакла!

Русиядә 1 миллионнан артык кеше глаукома белән авырый. Ул - илдә күз авырулары арасында иң күп инвалидлыкка китерүче чир. Ә дөньяда андый диагнозлы кешеләр саны 100 миллионга җитә. "Глаукома авырулары ассоциациясе" халыкара иҗтимагый оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньядагы 28 миллион сукыр кешенең һәр бишенчесе шул авыру аркасында күрү бәхетеннән мәхрүм калган....

Русиядә 1 миллионнан артык кеше глаукома белән авырый. Ул - илдә күз авырулары арасында иң күп инвалидлыкка китерүче чир. Ә дөньяда андый диагнозлы кешеләр саны 100 миллионга җитә. "Глаукома авырулары ассоциациясе" халыкара иҗтимагый оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньядагы 28 миллион сукыр кешенең һәр бишенчесе шул авыру аркасында күрү бәхетеннән мәхрүм калган. Иң күп таралган төре - ачык типтагы глаукома. Ул үзен сиздерми, кеше кайчак күз басымы артуын да тоймый кала. Шуның аркасында күрү нервлары җепселләре үлә. Ә ябык формадагы авыру булганда басымны сизмичә мөмкин түгел, чөнки күз алмасы өянәк сыман авыртып ала. Бер үк вакытта баш авыртуы да тынгылык бирми, күңел болгана, костыра. Глаукома никадәр иртәрәк беленсә, шулкадәр яхшырак. Кеше үзенә берничек тә әлеге диагнозны куя алмый. Аның өчен офтальмологка күренеп, тикшеренү узарга кирәк. Әлеге мәкерле диагноз куелган очракта табиб дәвалау билгели. Аның киңәшләрен тотмау, үз белдегең белән дәвалану күз алмасын киптереп, аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Ул 40 яшьтән узганнарда күбрәк очрый, якын туганың авырса, нәселдән нәселгә күчә. Әлеге чир килеп чыгу куркынычы йөрәк-кан тамырлары системасы чирләреннән интегүчеләргә, артерия кан басымы югары яки түбән булганнарга, вегетатив кан тамырлары дистониясе белән авыручыларга, баш авыртуы еш бимазалаган һәм шикәр чире белән авырган кешеләргә күбрәк яный. Ерактан начар күрүчеләр, озак вакыт стероидлы гормоннар кабул итүчеләр дә үз сәламәтлегенә игътибарлы булсын иде. Ә күз басымы һәрдаим югары булу - сукыраюга алып баручы сәбәп. Бүген күз басымының төп-төгәл нормасы юк. Байтак кешенең 18-19 миллиметр терекөмеш баганасы норма санала. Күзнең эчке басымы ел фасылына карап та үзгәрә ала. Көзен, яки язын кискенләшә, мунчадан, саунадан чыккач, яки борчылу аркасында да күтәрелеп алуы ихтимал. Күзнең мөгез катламы калынаю да, кайбер дарулар да күз басымына тәэсир итә ала. 60 яшьтән узганнарга - ел саен, 40 белән 60 арасында - 2 елга бер мәртәбә, 35 яшькә кадәр 4 елга бер тапкыр күзне тикшертү җитә. Әгәр күз авыртып борчыса, әлбәттә, табибка ешрак күренергә кирәк. "Глаукома" диагнозы куелган кешегә табиб билгеләгән тамчыларны көн саен тамызып торырга, табибка елга кимендә дүрт тапкыр күренергә туры киләчәк. Глаукомадан дәвалану чаралары төрле: кемгәдер дару тамчылары билгеләсәләр, икенче берәүгә лазер, яки хирургия ысулы белән операция ясала. Ачык формадагы глаукома вакытында озак еллар күзгә дару салып тору да җитә. Даруны көн саен салырга онытучылар сукыраюны тизләтә. Кайберәүләр, авыртмагач, дару тамызып торуның мәгънәсен тапмадым, салуның файдасын күрмәдем, дип аклана. Күз тамчылары күп, аны куллангач, күз басымы төшәргә, кеше аннан нинди дә булса уңайсызлык сизмәскә тиеш. Нибары 20 процент пациентларда дәвалау фонында күрү сәләтенең начараюы күзәтелә. Глаукома - хроник авыру. Бу диагноз куелган икән, гомер буе дәвалану чарасын күрергә кирәк булачак. Үзенә килешкән даруны көн саен тамызып, күз басымын нормада тотучыларның күрүе начарлану процессы дәваланмаучыларга караганда күпкә әкренрәк баруы фәнни яктан да расланган. Каһвә эчкәч, кинәт күз басымы күтәрелергә мөмкин. Шуңа күрә бу эчемлекне, чәйне каты итеп ясамагыз. Хәмерне күп эчү бөтен кан тамырлары системасына зыян сала. Ул күз белән проблемалары булган кеше өчен дә зыянлы. Тәмәке тарту яман шешкә генә түгел, атеросклероз чиренә дә китерә. Глаукома белән авырганда әче, тозлы, бик эссе ризык ашауны чикләргә, суны көн озынына ике литрдан да күп эчмәскә киңәш ителә. Чамасын белгәндә, физик хезмәт тә, мунча керү дә организмга файдалы. Җитәрлек яктылык булганда рәхәтләнеп укырга мөмкин. Күзне ешрак ял иттерергә дә онытмагыз. Глаукома белән авыручыга төнге сменалы эштә, кайнар яки химикатлы цехта, вибрация шартларында эшләргә киңәш ителми. Муенны алга сузып, иелеп эшләү дә зыянлы. Бакчада чүп утаганда утырыр өчен махсус урындык булдырыгыз. Глаукома белән авыручыга иелеп эшләргә ярамый. http://kiziltan.ru/zdorovie/10436-kzlrne-yashtn-sakla.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: