Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Lada машинасын яңа ташламалы дәүләт программасы буенча сата башлыйлар

Сатып алучылар өчен автокредитның яңа программасы кысаларында Lada машинасының теләсә нинди моделенә бер тапкыр өстәмә 10 процент ташлама биреләчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә."Гаилә автомобиле" программасында ике яки аннан күбрәк балигъ булмаган балалы сатып алучылар катнаша ала.

"Беренче автомобиль" программасы машинаны беренче тапкыр сатып алучылар өчен. "АвтоВАЗ"да "беренчелектә" иң лаеклы модель булган стандарт комплектацияле Granta седанын сатарга телиләр. Ташлама белән ул 351 мең сум булачак. Тольяти автозаводында беренче гаилә автомобиле сыйфатында сыйдырышлы Vesta седанын һәм универсал Largus машинасын тәкъдим итмәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X