Лаеклы ялдагы шәфкать туташы юрганнар сыра
«Шул рәвешле күңелемне тынычландырам», - ди.
Шаһидә Мортазина:
– 1979нче елда мин Түбән Кама медицина училищесын тәмамлап, авылга кайттым. Аннары Чаллыга килдем, 5нче шәһәр хастаханәсеннең гинекология бүлегендә эшләдем. 36 ел бер урында. Эшемне яратып башкардым. Бәла-казаларсыз, фаҗигале очракларсыз киттем, Аллаһка шөкер. Хәзер лаеклы ялда, әби булып кына хезмәт итәм (көлә).
Буш вакытларымда тегәргә яратам. Бәйләргә тырышам. Соңгы елларда пэчворк, ямаулы тегү (лоскутное шитье) дип аталган ысул белән юрган сырырга өйрәндем. Тегүче булып эшләүче танышым калган тукымаларны җыеп барган икән, миңа бирде. Тормыш иптәшем заводта эшли, аңа да кул сөртергә зур булмаган размердагы чүпрәкләр бирәләр – ул тукымалар яңа. Көзлектә бер вакыт табып, шулардан тиешле формада, тиешле размерда «заготовка»лар, ягъни блоклар кисеп куям. Аннары кышкы иркенрәк кичләрдә барысын бергә тоташтырам. Балалар мәктәптә укыганда хезмәт дәресе өчен тегү машинасы алган идек, шуның белән эшлим. Нәтиҗәдә, кабатланмас бизәкле юрган яки плед килеп чыга.
Эченә синтепон куеп, җылыракларын да, җәйге эсседә ябынырга юкаракларын да ясыйм. Бакчада да шуларны кулланабыз.
Заказга текмим, чөнки кешегә җөйләре дә тигез, пөхтә, бизәге дә матур, дөрес формада булырга тиеш. Бу минем үзем өчен. Хоббием. Ягъни тик тормас, вакытны бушка уздырмас, күңелемне тынычландырыр өчен үзем тапкан шөгылем.
Фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев