Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лаеклыларга – мактаулы бүләкләр

ТР Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызуга өлеш керткән оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләренә, шулай ук аерым гражданнарга Хәйриячеләр китабының VI томын һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә булды. Хәйриячеләрнең истәлек китабына кертелү - "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар каласы...

ТР Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызуга өлеш керткән оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләренә, шулай ук аерым гражданнарга Хәйриячеләр китабының VI томын һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә булды.

Хәйриячеләрнең истәлек китабына кертелү - "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар каласы һәм Свияжск утрау-шәһәре" проектында катнашучыларга хөрмәт күрсәтү чараларының берсе. Хәйрия ярдәменең күпме булуына карамастан, "Яңарыш" фондына ярдәм күрсәткән һәр юридик һәм физик зат турындагы мәгълүмат әлеге китапка кертелә. Ә инде Болгар һәм Свияжскины торгызуга аеруча зур ярдәм күрсәткән хәйриячеләргә фондның рәхмәт хатларын тапшыру күркәм традициягә әйләнде.

Быелгы тантанада Хәйриячеләр китабының VI томы һәм рәхмәт хатлары 64 юридик һәм физик затка тапшырылды. Горурланып әйтә алабыз: бүләкләнүчеләр арасында "С.П. Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе" ЯАҖ генераль директоры Андрей Фомичев та бар.

Минтимер Шәймиев "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар каласы һәм Свияжск утрау-шәһәре" проектында катнашучыларга һәм фондка ярдәм күрсәтүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде. "Игелек гамәле күрсәтүдән бит үзебез дә яхшырабыз. Күңелләр пакьләнә, рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәтебез үзгәрә. Иң мөһиме, әлеге тарихи вәзгыятьтә беребез дә мәҗбүриләп түгел, ә йөрәге кушканга катнаша. Илебез, халкыбызның тарихи мирасын торгызуда катнашу - үзе үк горурлык түгелмени!" - диде Минтимер Шәрип улы ассызыклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев