Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ләйлә Садертдинова: «Яңалыкка омтылырга беркайчан да курыкмагыз!»

Иң башлап бала ата-анасына карап үрнәк ала.

«Минем балам татарча сөйләшә» проектының катнашучылары – Тукай районының Суровка авылында яшәүче Садертдиновлар гаиләсе. Авылга алар Чаллыдан күчеп килгәннәр. Шәһәр мохитендә тәрбияләнүгә карамастан, гаилә үз принципларына тугры – татарлар да «урыслашып» барган хәзерге заманда әти-әни өйләрендә балалары белән татар телендә генә аралаша.

Гаилә башлыгы Ренат әфәнде Сарман районы Дүсем авылының татар мәктәбен тәмамлый. Әлмәт шәһәренең ТИСБИ Идарә университеты филиалында юрист белгечлеге буенча укып, диплом ала. Университетта уку русча булса да, ул үзенең татарлыгын югалтмый. Тормыш иптәше Гөлшат ханым шәһәребезнең рус мәктәпләрендә белем алып, аннан соң Заманча гуманитар академиянең, соңрак Татар-америка региональ институтының Чаллы филиалларында психология бүлекләрен тәмамлый. 2021 елда яңа белгечлекне үзләштерә – тьюторлыкка укый. Гаиләдән тыш тормышта рус телендә аралашуга карамастан, өйдә саф татарча сөйләшә. Чөнки тумыштан ук гаиләсендә татар телен ишетеп үсә. «Сеңлем белән әти-әнигә рус телендә эндәшсәк, алар безгә русча сөйләшмәгез дип гел кисәтеп килделәр. Күп әйбер укытучыдан да тора. Минем татар теле укытучым бик тәҗрибәле педагог иде. Башта әниемне укыткан, аннан миңа да татар теленең асылын салган кеше ул. Аның дәресләрен бик яратып тыңлый идем», – ди Гөлшат ханым. Менә шул аларның каннарына сеңгәндер дә, үзләре тормышлы булгач та, гаиләләрендә гел татарча аралашып яшиләр. Кызларын һәм улларын шушы мохиттә тәрбиялиләр.

Бүгенге язмамның төп герое – Садертдинова Ләйлә. Әти-әнисенең йөзек кашы – горурлыгы, энекәше Радмирга үрнәк алырдай апа. Аңа 15 яшь. Ул Чаллы шәһәренең 39нчы гомумбелем бирү мәктәбенең 9Д сыйныфында укый. Ләйләнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хантимирова кызны үзенең уң кулы дип йөртә: «Мәктәптә нәрсә генә эшләсәм дә һаман да Ләйләгә барып тоташа. Аның кебек укучылар бүгенге көндә бик сирәк. Минем фикеремчә, безнең мәктәп укучылары арасында андый тырыш укучы гомумән юктыр да. Ләйлә татар теленә генә түгел, башка фәннәргә дә битараф бала түгел. Мәктәп тормышында кайный ул. Үткәрелгән төрле чараларда, әле ул гына да түгел, шәһәр, республикакүләм, бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә, олимпиадаларда, шулай ук төрле проект эшләрендә зур теләк белән катнаша. Инде бишенче ел татар теленнән олимпиадаларда нәтиҗәле урыннарны яулый. Узган ел гына татар теле һәм әдәбиятыннан шәһәркүләм үткәрелгән олимпиадада җиңүче булып кайтты. Быелгы катнашуы да уңышлы булсын дигән теләктә без. Нинди генә эшкә тотынса да, җаваплылык күрсәтеп, җиренә җиткереп башкара торган бала. Аның һәрчак дәресләре әзерләнгән, бар әйберсе тәртиптә, үзе пөхтә. Бөтен яктан да булган кыз ул. Мин аңа киләчәктә дә бары тик уңышлар гына телим. Шундый итагатьле, акыллы булып үсүендә, әлбәттә инде, әти-әнисенең роле бик зур. Ренат әфәнде белән Гөлшат ханым үзләре дә тәртипле ата-ана. Рәхмәт аларга шундый кыз үстерүләре өчен!» – дип үзенең уй-теләкләре белән уртаклашты Миләүшә Фәрит кызы.

«Татар теле кысрыкланган заманда балагызда ничек туган телгә мәхәббәт тәрбияли алдыгыз?» дигән сорауга Ләйләнең әнисе: «Иң башлап бала ата-анасына карап үрнәк ала. Кызыбыз өйдә туган телебезне ишетеп үсте: әти-әнисеме, әби-бабасымы, татар радиосымы – бездә һәрчак татар теле яңгырый. Мәктәпнең, аеруча туган тел укытучысының да өлеше зур. Ә иң мөһиме – балада өйрәнү, асылына ирешү теләге булырга тиеш», – дип җавап бирде. Чыннан да, Ләйләнең үҗәт холкы, тырышлыгы, кызыксынучанлыгы уңышларга ирешү өчен зур этәргеч булып торадыр. Мәктәптә дә ул гел бишлегә генә укый, бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый. 11 яшендә йөзү буенча ярышларда яхшы күрсәткечләргә ирешә. «Аллаһка мең шөкер, кызыбыз акыллы. Киләчәктә дә ул гаиләбезнең генә түгел, милләтебезнең дә горурлыгы булыр дип өметләнәбез», – ди Гөлшат ханым.

Шәһәребезнең 21нче мәктәбендә эшләүче «Чишмәкәй» театр түгәрәгенә йөрүен Ләйлә аерым искә алды: «Башлангыч сыйныфларны мин 21нче мәктәптә укыдым. Әлеге түгәрәккә бик теләп йөрдем. Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектаклендә Факиһә ролен яратып башкардым. Ул аеруча истә калды. Тәүге тапкыр сәхнәгә чыккач, мин бик нык дулкынландым. Хәтта каушап калдым. Ләкин үземне тиз кулга алып, ролемне яхшы гына башкарып чыктым. Һәм миңа сәхнәдә уйнау бик ошады. Әлеге түгәрәккә йөрүем үзенә күрә бер тәҗрибә, тормыш мәктәбе булды. Чөнки сәхнәгә чыгуым, тамашачылар каршында чыгыш ясавым миңа кешеләр алдында үз-үземне тотарга, каушамаска, килеп чыккан ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтте. Яңалыкка омтылырга беркайчан да курыкмагыз, чөнки бу сезнең киләчәкне ачыклаучы әһәмиятле адым булырга мөмкин!

Фото Ләйлә Садертдиновадан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

77

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык милләт