Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәлакәт корбаннары арта

26 июньдә Казан - Шәмәрдән автомобиль юлының 80нче чакрымында транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны сигезгә җиткән. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Алар арасында - 2002 һәм 2009 елгы балалар", - дип билгеләп үттеләр Эчке эшләр министрлыгында.

"Татар-информ" агентлыгына ТР Сәламәтлек министрлыгында белдерүләренчә, сигезенче корбан - Саба үзәк район хастаханәсендә операция ясалган бала. Табиблар белдергәнчә, аның хәле бик авыр булган. Операциядән соң баланы Казанга озатырга планлаштырганнар, Казаннан Байлар Сабасына вертолет та килгән булган...

Ведомствоның ачыклык кертелгән мәгълүматларына караганда, бу һәлакәттә зыян күргән Республика клиник хастаханәсендә 2 өлкән кеше кала һәм 14 яшьлек кыз. Тагын 1 олы кеше - Сабаның Үзәк район хастаханәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев