Лариса Суфиянова: «Һөнәремне Аллаһтан елый-елый сорап алдым»
Тәҗрибәле риелтор күчемсез милек, торак мәсьәләләре һәм хезмәт юлы турында сөйләде.
Чаллы комплексларының, йортларның урнашу тәртибен, фатир планировкаларын шәһәрдә иң яхшы белүчеләрнең берседер ул, мөгаен. Чөнки аның һөнәре турыдан-туры күчемсез милек, торак мәсьәләләре белән бәйле. Сүзем инде 26 ел калабыз урамнарын аркылы-буйга айкаучы тәҗрибәле риелтор Суфиянова Лариса Миндар кызы хакында. Аның белән очрашып, гәп куертуым очраклы гына түгел. 8 февральдә әлеге һөнәр ияләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу исә үткәннәрне барлап, бүгенгегә бәя биреп, киләчәкне фаразлап алырга менә дигән форсат бит. Беренче карашка җиңел генә тоелган хезмәт юлында нинди генә авырлыклар күрергә туры килмәгән аңа... Әңгәмәбезне дә нәкъ менә үткәннәргә сәяхәттән башлыйк әле.
– Лариса ханым, иң элек үзегез белән таныштырып үтегез әле.
– Мин тумышым белән Әгерҗе районы Кызыл Наратлык (Красный Бор) авылыннан. Чаллыга 1979 елда килдем. Ижауга барып төпләнү мөмкинлеге дә бар иде. Тик күңелем яшьләр каласын сайлады. Аннары туган якка кайтып йөрергә дә җай иде. Метеорларга гына утырып җилдертә идек ул чакта. Килү белән Кама политехника институтына (элеккеге КИСИ, хәзерге КФУ филиалы) кичке бүлеккә төзелеш факультетына укырга кердем. Шул ук вакытта данлыклы «Камгэсэнергострой» предприятиесенә эшкә дә урнаштым. Аннан миңа тулай торактан бүлмә бирделәр. Яшьлек бит инде ул дәртле чак. Бер урында гына таптанып торасы килми. Бераз вакыттан инде мин һөнәри яктан тагын да шомару максатыннан Мәскәү проект институты филиалына эшкә кердем. Аннары инде, белгәнегезчә, үзгәртеп кору еллары башланды. Дөньяларның асты өскә килде. Мин эшсез калдым. Ничарадан-бичара дигәндәй, базарда да чыгып сатарга туры килде, заводта да эшләдем. Бүгенгедәй хәтердә, иртә таңнан эшкә чапканда Аллаһтан елый-елый: «И Ходаем, үземә-үзем хуҗа булып, берәүгә дә буйсынмыйча эшли торган һөнәр белән нигъмәтләсәң иде», – дип ялвардым. Шөкер, догаларым җавапсыз калмады. 1998 елда мин таныш-белешләремнең киңәшенә колак салып, риелтор булып эшли башладым.
– Ни өчен нәкъ менә әлеге юнәлешне сайладыгыз?
– Әйткәнемчә, биредә заводтагы кебек звоноктан звонокка кадәр көч түгәсе түгел иде, эш графигы да ирекле. Моннан тыш, ул чакта бу бик тә перспективалы, акчалы һөнәр иде. Шәһәр көннән-көн үсте, яңадан-яңа йортлар калыкты, фатирлар төзелде. Шул рәвешле сәгатьләп, минутлап диярлек риэлтор хезмәтенә дә ихтыяҗ артты. Бу юнәлештә хезмәт юлымны башлаганда шәһәрдә нибары җиде агентлык бар иде. Мин исә махсус курсларда укып, әнә шуларның берсенә урнаштым. Бераз өйрәнергә вакыт бирерләр әле дигән хыялларым таң җиледәй исеп юкка чыкты. Беренче көнне үк кулыма белдерүләр тулы газета тотырдылар да, үзең теләгән биш фатирны алып эшли башла диделәр. Кичкә кадәр аларның барысы буенча да йөреп чыгып, сату-алу сөйләшүләре алып бара башладым.
– Беренче саткан фатирыгызны хәтерлисезме?
– Ничек онытасың инде аны?! Ул көнне мин кош тоткандай сөенгән идем. ЗЯБ бистәсендә урнашкан ике бүлмәле фатирны сатып җибәр әле син (көлә). Ул чакта әле Росреестр хезмәте дә юк бит. Барлык документ эшләрен дә нотариус аша гына башкара идек. Шөкер, ул чакта ук үз эшенең остасы Нуртдинова Әлфия Фәиз кызы ярдәме белән барысын да җай гына ерып чыктым. Аннары инде, җитәрлек тәҗрибә туплагач, 3 елдан үз агентлыгымны булдырдым, хыялымдагыча – үз-үземә эшли башладым.
– Эшне оештырып җибәрү бер мәсьәлә, тегермән әйләнсен өчен ашлыгы да кирәк бит әле. Клиентларны ни рәвешле таба идегез?
– Ул елларда күрмәгәннәр калмады инде. Кич утырып белдерүләр яза идем дә, иртән улымны алып «гармошка»га утырып шәһәр буенча китә идек. Мин белдерүләргә җилем сылыйм да, автобус килеп туктау бүлән малаем тукталышка төшеп, аларны тиз генә беркетеп куя. Аннары ишекләр ябылганчы җәһәт кенә кире салонга йөгереп керә. Әнә шулай каланы урап, реклама урнаштырып йөри идек. Билгеле, ара-тирә газетага да биргәләдек. Ул чакта белдерүләр чыга торган бары бер генә басма бар иде. Артык күп булгангадыр инде, текстларның барысын бергә кушып, аермый-бүлми генә куялар иде. Шул кош теле кадәр генә рекламаны эзли-эзли җаннар чыга иде инде.
– Гомумән, ул чорда бүгенгедәй уңайлыклар да булмаган шул. Бик авырга туры килгәндер?
– Кая инде ул уңайлыклар. Телефоннар да бар кешедә дә юк иде әле. Күз алдыгызга гына китерегез, иртәгә килешү төзибез дип әйтү өчен генә дә шәһәрнең бер башыннан икенче тарафына автобуска утырып китә идек. Күпме вакыт әрәм була иде. Шуңа да без тора-бара клиентларыбыз торган йортта телефонлы күршеләрен табарга тырыша башладык. Аларга күчтәнәчләр биреп, фатир сатучы яки алучы белән элемтәгә чыга идек. Тормыш шулай җайларга-майларга өйрәтте инде (көлә). Корыч ничек чыныккан диләр бит әле. Безгә дә кагылгандыр инде бу юллар. Ул теркәү палатасындагы чиратта торулар әле дә күз алдында. Бар шәһәргә бердәнбер иде бит ул. Көненә 24 кешегә генә хезмәт күрсәтелә иде. Шул бәхетлеләр арасына эләгер өчен төннәрен килеп чиратта утыра идек. Акчаны да гадәттә кулдан биреш иде. Хәтеремдә, бер архитекторның бик тә затлы фатирын саткан идек. 8 млн сумны кара чемоданга салып, шәһәр буйлап чабуларым бүгенгедәй күз алдында. Ничек курыкмый йөргәнбез диген?!
– Шөкер, хәзер инде бөтенләй башка тормышта яшибез. Эшләрегез дә җайлангандыр.
– Әйтәсегез бармы... Теләгең булса, фатирны хәзер бер шәһәрдән икенчесенә килми генә алырга да була хәтта. Фото, видео аша карыйсың да, документларны рәсмиләштерү хезмәтләрен электрон рәвештә генә башкара аласың. Регпалатаны алыштырган күп функцияле үзәкләргә дә инде без хәзер бик кирәк очракта гына барабыз. Чөнки яңа төзелүче йортлардагы фатирлар да хәзер электрон рәвештә генә теркәлә бит.
– Ә, гомумән, фатир сатып алу эшләрен кимендә күпме вакыт аралыгында башкарып була.
– Бу сатып алуның төренә, әлеге чылбырда катнашучыларның санына бәйле. Иң тиз килешүне мин ике сәгатьтә төзедем. Клиент акча белән килде, мин тәкъдим иткән фатирны карады, ошатты. Аннары документлар рәсмиләштерелде. Бу, әлбәттә, бер генә сатучы һәм алучы булганда мөмкин эш. Икенче бер фатирны сату берничә айга сузылды. Анда сатып алу чылбырында берьюлы 15 милекче катнашты. Аңлатып үтәм, сез кемнәндер торак аласыз ди, сезгә саткан кеше икенче берәүдән ала, ул икенче берәү тагын кемнәндер... Әнә шулай берничә кешедән чылбыр төзелә. Аларны бер-берсе белән тоташтырып бетерү өчен шактый вакыт уза. Инде барысын да барлап бетергәч, документларга чират җитә. Әлеге очракта без берьюлы 8 риелтор 3 көн дәвамында теркәү, рәсмиләштерү эшләре алып бардык. Бүгенге көн сату-алу эшләрендә гадәттә 4-5 хуҗа гына катнаша.
– Шулкадәр хезмәт кую тиешле дәрәҗәдә бәяләнергә дә тиеш бит. Риелторларның эш хаклары канәгатьләнерлекме?
– Аның күләме төзелгән килешүләрдән чыгып бәяләнә. Белдерүләрдә игътибар иткәнегез бардыр, фатир бәяләре гадәттә кечкенә генә койрык сумма белән бирелә. Мисал өчен 3 млн 30, 50 яки 70 мең сум. Менә шул ахыргы сан риелторга хезмәт хакы булып бара да инде. Ул һәр сделка саен өстәлә бара. Шәхсән үзем, гадәттә, аена 3-5 сатып алу килешүе төзим. Элеккеге елларда 10ар килешү төзегән чаклар да булды.
– Бүгенге көн дидегез, гомумән, хәзерге вакытта Чаллыда фатир алучылар күпме?
– Әлбәттә, күп. Бу эш беркайчан да тынып тормый. Күреп торасыз, шәһәрдә бер-бер артлы йортлар калка. Мисал өчен, соңгы 5-6 елда гына да 63, 64, 65нче зур комплекслар сафка басты. Сатып алучы булмаса, аларны төземәсләр иде. Күпфункцияле үзәкләрнең берсендә генә дә, ә алар бездә өчәү, көненә фатир мәсьәләләре белән бәйле 500гә якын мөрәҗәгать карала. Бу әле электрон рәвештә башкарылганнарын исәпкә алмыйча.
– Күбрәк нинди фатирларны сатып алалар?
– Бүгенге көндә торак алучыларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Һәм алар, гадәттә, ипотека буенча, яңа йортларны сайлыйлар. Чөнки яңалар, икенчел торак белән чагыштырганда, күп кенә уңайлыклар белән төзелә. Машина кую урыннары, койма белән уратып алынган заманча балалар мәйданчыклары, беренче катта урнашкан кибетләр... Торакның мәйданына килгәндә, күбрәк 1 һәм 2 бүлмәлеләрне алалар.
– Бәяләргә килгәндә ни әйтер идегез?
– Алар инде йөгәнсез ат кебек, гел артуга таба. Узган ел белән чагыштырганда фатирлар хәзер 20-30 процентка кыйммәтрәк тора. Иң очсызлы бер бүлмәле бүгенге көндә якынча 3 млн сум тора. Бу икенчел торакта. Бакча, мәктәпләре булган яңа микрорайоннарда шул ук бер бүлмәлене, метражына, уңайлыкларына карап, 5-8 млн сумга саталар. Бәяләр, әлбәттә, торакның кайсы районда урнашуына да бәйле. Мисал өчен, шәһәрнең иске өлешендә, ЗЯБ, ГЭС, Сидоровка бистәләрендә өч бүлмәлене фатирны 4 млн сумга да алып була. Ә инде үзәккә якынрак урнашкан затлы торак комплексларда мондый бәяләр хакында хыялланып та булмый хәтта.
– Ә ни өчен фатирлар гел кыйммәтләнеп тора?
– Беренчедән, төзелеш материалларына бәяләр артты, аннары Үзәк банк та төп ставканы 16 процентка кадәр күтәрде. Шул сәбәпле ипотека ставкалары да 11 проценттан 17-18 процентка кадәр үсте. Боларны исәпкә алып, фатирлы булырга теләүчеләргә тиз эш йөртергә киңәш итәр идем. Акча ул вакыт дип юкка гына әйтмиләр инде.
– Киңәшләр дигәннән, шәһәрдәшләргә тагын нинди теләк-тәкъдимнәрегезне ирештерер идегез?
– Күңелсезлекләргә юлыкмас өчен торак алганда озак еллар эшләгән агентлыкларга, тәҗрибәле риелторларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки шәһәребездә намуссыз белгечләрнең ятьмәләренә кабып, ярык тагарак янында калучылар да булды. Гадәттә андыйлар акчагызны килешүсез генә алдан биреп куйсагыз, фатирны очсызга алырга мөмкин булачак дип кызыктырырга мөмкиннәр. Бу сездә шундук шик уятырга тиеш. Акча түләүнең иң куркынычсыз һәм ышанычлы юлы – банк аша башкару. Бу очракта фатирны алучы да, сатучы да алданмаячак.
Форсаттан файдаланып, әңгәмәбез соңында үземнең барлык коллегаларымны да риелторлар көне белән котлыйм!!! Эшләрендә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев