Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлегә дүртенче

Кичә Боливия территориясендә "Дакар-2016" раллиның Уюни-Уюни маршруты буенча 6 нчы этабы тәмамланды. Анда Голландиянең Ханс Стейси экипажы беренче килде, аннан соң - Жерар де Рой һәм Петр Верслиус. Шул рәвешле, Голландиянең 3 экипажы да беренче булды. Россиялеләр арасында иң яхшы вакытны Эдуард Николаевның "Камаз" экипажы күрсәтте, ул - 4 нче...

Кичә Боливия территориясендә "Дакар-2016" раллиның Уюни-Уюни маршруты буенча 6 нчы этабы тәмамланды. Анда Голландиянең Ханс Стейси экипажы беренче килде, аннан соң - Жерар де Рой һәм Петр Верслиус. Шул рәвешле, Голландиянең 3 экипажы да беренче булды. Россиялеләр арасында иң яхшы вакытны Эдуард Николаевның "Камаз" экипажы күрсәтте, ул - 4 нче (+ 2 минут 11 секунд), аннан соң 10 секундта "Камаз-мастер"ның Дмиртий Сотников җитәкчелегендәге техник ярдәм экипажы финишка килеп җитте. Андрей Каргинов экипажы күрсәткече - 6 нчы (+3 минут 1 секунд), Айрат Мәрдиев экипажы - 8 нче (+3 минут 38 секунд). Сүз уңаеннан, 6 нчы этаптан соң ул гомуми зачетта, 12 минутка артта калып, 5 нче урында. Анардан соң 7 нче урында Эдуард Николаев экипажы, ярышлар лидерыннан ул 13 минутка артта бара. Калган ике экипаж - 11 нче һәм 14 нче урыннарда. Бүген, 9 гыйнварда раллиның 7 нче этабы узачак. Ул Уюни - Сальта маршруты буенча 353 чакрымлы махсус участогы буйлап үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев