Шəhри Чаллы

Легендар шәхес иде

10 сентябрьдә Татарстанның һәм Чаллының легендар шәхесе, шәһәрнең мактаулы гражданины Гөлсабирә Хәкимованың йөрәге тибүдән туктады. 96 яшендә дә ул үз аңында, үз аягында булды.

Минзәлә районында туып-үскән кыз балет биючесе, скрипкачы булырга хыяллана. Әмма Бөек Ватан сугышы аның хыялларын челпәрәмә китерә. Нәтиҗәдә Гөлсабирә Хәкимова башта балалар укыта, аннары Минзәлә районында җитәкчлек эшен башкара. 1970 елларда Татарстан җитәкчеләре аны Чаллының социаль-мәдәни тормышын күтәрергә дип яшләр шәһәренә җибәрәләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшләгәндә бәләкәй гәүдәле, көчле рухлы ханым Чаллыда бик күп зур проектларны тормышка ашыра. КАМАЗ төзелеше елларында Чаллыда беренче чиратта балалар бакчалары, хастаханәләр, торак йортлар төзелгән. Шуңа да карамастан, ул сәнгать училищесы төзетә, картиналар галереясе ача. Сабантуйларда автогигант хезмәткәрләре һәм төзүчеләр хорын җырлата. Лаеклы ялга чыккач, озык еллар картиналар галереясе директоры булып эшли. Бик күп күргәзмәләр, сәнгать кичәләре оештыра. Гөлсабирә Мәхмүт кызы – РСФСР һәм ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыклар дуслыгы ордены кавалеры... Ул бик акыллы, эрудицияле, зыялы әңгәмәдәш иде. Соңгы тапкыр аның белән шагыйрь Муса Җәлил турында сөйләшкән идек. Гөлсабирә ханым – Минзәләдә аның белән сөйләшкән, аралашкан кеше. Ул Чаллыга бик күп рәссамнарны һәм артистларны китергән. Изге күңелле булганга аның дуслары да күп булды. ГЭСтагы «Ватан-ана» мемориаль комплексындагы ана йөзен архитектор Илдар Ханов Гөлсабирә Хәкимовага карап ясаган.
Гөлсабирә Хәкимованы соңгы юлга «Ватан-ана» мемориал комплексы яныннан озаттылар. Ул үзенең үтенече буенча Студентлар урамындагы зиратка җирләнде.

 

Гөлзада Рзаева, Чаллының мактаулы гражданины:
– Чаллыга ул республика җитәкчеләренең үтенече белән килде. Аның шәһәребез үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшләгәндә ул сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, спорт өлкәләре белән берьюлы җитәкчлек итте. Барсына вакыты да, көче дә, акылы да җитте, барлык мәсьәләләрне уңай хәл итү җаен тапты. Чаллы халкы аның ярдәме белән композитор Сара Садыйкова, скульптор һәм рәссам Илдар Хановның үзенчәлекле иҗаты белән танышты. Күпме тәрбияви кичә уздыруын санап бетерлек тә түгел. Аның белән соңгы көннәренә кадәр аралашып яшәдем. Ул «Ватан-ана» мемориал комплексы янындагы зиратка җирләнергә теләде. Бу зират күптән ябык, мин туганнарыма дип алынган җирне аңа биреп, остазымның васыятен үтәдем. Аның турындагы истәлекләр күңелемдә мәңге сакланыр.
Илсөя Заһидуллина, картиналар галереясе директоры:
– Мин бөек хатын-кыз, идеаль җитәкче Гөлсабирә Хәкимова белән аралашып яшәвем белән горурлык хисләре кичерәм. Ул үзенә йөкләнгән эшне һәрвакыт яратып, теләк белән башкара торган үз эшенең остасы иде. Олы яшьтә булса да, галереягә килергә яратты. «Остаханәләр уздыр, галереягә балаларны җәлеп ит», – дип акыллы киңәшләрен бирде. Гөлсабирә Мәхмүтовна – чын дус, яраткан әни, яраткан әби һәм нәзакәтле хатын-кыз да. Ул 90 яшьлек юбилеена да чәч ясатып, үкчәле түфли киеп килгән иде. Урыны җәннәттә булсын.
Гөлсабирә Фәрхуллина, тәрбияче:
– Бу безнең гаилә өчен зур югалту. Әбиебез соңгы көненә кадәр көчле рухлы булды. Аның улы – минем әтием - миңа әбинең исемен биргән. Мин легендар Гөлсабирә Хәкимованың оныгы һәм аның исемен йөртүем белән горурланам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: югалту
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: