Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Үлемсез полк” акциясендә ветераннарның фотолары булмаса да катнаша аласыз

Чаллыга "Үлемсез полк" акциясендә катнашырга Алабуга, Менделлевск, Түбән Кама һәм Әгерҗе шәһәрләреннән дә кешеләр киләчәк. Чөнки аларның якыннарын фронтка нәкъ менә безнең шәһәрдән алганнар. Барлыгы акциядә 50 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. "Чарада бары ветераннарның фотолары булган кешеләр генә катнаша ала дигән сүз түгел.

Әгәр дә якыннарыгызның сурәтләре юк икән, А3 форматындагы кәгазьгә аларның исемнәрен генә дә язып куя аласыз. Кәгазьнең икенче ягына исә "Үлемсез полк" акциясенең символын куярга киңәш итәбез", - ди ДДТ № 15 директоры Светлана Грачева. Чарада катнашу өчен бернинди теркәлү дә үтәргә кирәк түгел, чөнки бу ирекле гамәл. Өстәмә мәгълүматне 71-25-20 телефон номеры аша алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, "Үлемсез полк" акциясенә шәһәрдәшләребез "Азатлык" мәйданы янына 14:30 җыела башлый. 15:00 дә алар Яр Буе мәйданына таба юл тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X