Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлешләп төзү проблемалары хәл ителә

Торак йортны өлешләп төзүгә хәләл акчаларын кертеп, еллар буе аны тапшыруларын көтеп яшәүче гаиләләр күп. Быел Чаллыда чарасызлыктан гаҗиз булган 426 өлешченең проблемаларын хәл итәчәкләр. Март аенда 58/02 йорты файдалануга тапшырыла. Фатир көтүче 307 өлешче, ниһаять, өйле булачак. "Фон" компаниясе тарафыннан 2007 елдан бирле төзелүче 65/05 йортын октябрьдә сафка кертергә...

Торак йортны өлешләп төзүгә хәләл акчаларын кертеп, еллар буе аны тапшыруларын көтеп яшәүче гаиләләр күп. Быел Чаллыда чарасызлыктан гаҗиз булган 426 өлешченең проблемаларын хәл итәчәкләр. Март аенда 58/02 йорты файдалануга тапшырыла. Фатир көтүче 307 өлешче, ниһаять, өйле булачак. "Фон" компаниясе тарафыннан 2007 елдан бирле төзелүче 65/05 йортын октябрьдә сафка кертергә ниятлиләр. Төзелешләрне "сакаллыга" әверелдергән намуссыз төзелеш компанияләреннән алынып, бу йортлар икесе дә "Профит" ГКның (компанияләр төркеменең) Чаллы оешмасына тапшырылган. Оешманың генераль директоры урынбасары Анатолий Кондюков сүзләренә караганда, 65/05 йортында эчке отделкалау башланган, объектта төзелеш эшләре тулысынча августта тәмамланачак. 16 катлы йортның барлык документ эшләренә тагын ике айлап вакыт кирәк булачак икән.

"Профит" компанияләр төркеме, "Спрут" банкы һәм безнең арадагы килешү нигезендә, муниципалитет төзелеш компаниясенә ярдәм күрсәтәчәк, төзелеш өчен тотылган чыгымнарын каплар өчен компаниягә өстәмә җир участоклары бирәчәкбез. Бу чыгымнарга бармый булмый, башка чарабыз юк , - дип аңлатты шәһәр җитәкчелегенең позициясен Наил Мәһдиев. - Бу 58/02 йортына да кагыла, анда "Профит" компаниясенә 200 млн сум компенсацияләнәчәк.

Бу ике йортны тапшырып кына алданган өлешчеләр проблемасы тулысынча хәл ителми әле. 65/03, 65/10 һәм 65/06 йортлары төзелешенә үз акчаларын керткән тагын 345 шәһәрдәшебез үз фатирларын көтә.

"Төзүчеләр белән эшлибез, бу проблеманы хәл итәргә кирәк. Кешеләргә ярдәм итәсебез килә" - дип ышандырды шәһәр хакиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев