Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Аржанцева: «Без җылы фатирларда яшибез, ә анда бөтенләй башка шартлар»

Шәһәрдәшебез махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә кирәк-яраклар җыя.

Лилия ханым белән күптән түгел генә таныштым. Кием шкафындагы еллар буена киелмәгән киемнәргә эчем пошып йөри иде. Яңа шәһәрнең 46нчы бистәсендә мохтаҗлар һәм махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәк-яраклар җыючы ханымнарны тапкач, бәлки гомере буе чәшке тун кияргә хыялланнып та, ала алмаган кеше бардыр дип, беренче алган тунымны, берничә свитер, аяк киемемне алып Лилия ханым янына киттем. Аннары тагын берничә тапкыр шулай киемнәр илттем. Лилия Аржанцева эштә вакытта халыктан әйберләрне аның белән эшләүче Люба Терновая кабул итте. 

Лилия ханым игелекле эш белән моннан биш ел элек шөгыльләнә башлаган. «Торак-эксплуатация идарәсендә эшләүче Радмила Акбашева ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын әйткәч, башта үземнең шкафтагы әйберләрне бирдем. Аннары миңа күрше йорттагы хатыннар, таныш-белешләр, дуслар да кушылды. Әйберләрне мохтаж гаиләләр килеп ала, авылларга да җибәрәбез. Тик ятканчы кешеләргә файдасы тисен», – ди ул. 

Лилия ханымның «Дармарка» оешмасы 46/09 йортында урнашкан. Бирегә әйбер китерүчеләр дә, алып китүчеләр дә шактый икән. 
– Этикеткалары да алынмаган әйберләр китерәләр. Авыр хәлдәге кешеләргә карата битараф булмаган шәһәрдәшләрнең күп булуы сөендерә. Хәзер махсус хәрби операциядәге егетләргә, госпитальгә, балалар йортларына гуманитар ярдәм туплыйбыз. 46/11 йортында яшәүче Гөлия ханым керткән җылы чалбарларны ремонт-төзелеш бригадасында эшләүчеләргә җибәрдек. Одеял, мендәр, тастымаллар, чиста чүпрәкләр, мендәр тышлары, носки, футболкалар, гигиена әйберләре госпитальдәге яралыларга кирәк. Яраланган солдатларның киемнәрен кисеп, тизрәк ярдәм күрсәтәләр бит анда. Шуңа күрә киелгән киемнәр, чүпрәк-чапраклар – бернәрсә дә артык түгел. Чиста гына булсын! Лисичанск, Донбасс һәм башка шәһәрдәге кешеләргә дә кием-салым, балалар киемнәре, тормыш-көнкүреш әйберләре кирәк. Без бу әйберләрне «Солнечный» территориаль иҗтимагый үзәге рәисе Наталья Удальцова, Люба Терновая белән бергәләп туплыйбыз. Владимир Комаров та бик булыша. Ул сыерчык оялары ясап саткан акчага кирәк-яраклар алабыз, – ди Лилия ханым.

«Без монда җылы, якты фатирларда яшибез. Анда бит бөтенләй башка шартлар», – дип, Лилия ханым елап җибәрде. Баксаң, аның бердәнбер улы Эдуард та махсус хәрби операциядә икән. 
– Иң соңгы төркем белән китте улым. Мин бит берьялгызым. Ирем үлгәнгә 20 ел. Бәлки алып калып та булыр иде. Балам: «Язмышым шулдыр», – дип китте. Ике тапкыр ялга кайтты. Җәйге киемнәрен алып кайткан, юып-үтүкләп куйдым. Таз, кәстрүл, чиләкләр биреп җибәрдем. Башта берни алмыйм дигән иде. Хәзер рәхмәт әйтә. Тычканнар күбәйгән, ди. Шуңа күрә шәһәрдәшләрдән тотылган кәстрүл, чиләкләр сорыйбыз. Спонсорлардан җыелган акчага тычкан дарулары, махсус клейлар да алабыз, – ди әңгәмәдәшем. 

Лилия ханым әйтүенчә, ярдәм итүчеләр күп. Сирәк булса да, ваемсыз, ачулы кешеләр дә очрый икән. 46/09 йортында яшәүче берәү ризасызлык белдергән. Янәсе, тараканнар китерәләр. Икенче берәү хәрбиләргә хезмәт хакы түлиләр бит, кирәк-яракларны үзләре алсын, дигән. Андыйларга: «Ярдәм кирәкмәсә, шәһәр мэры Наил Мәһдиев гуманитар йөк җибәрүне туктатыр иде. Сүз дә юк, хәрбиләргә хезмәт хакы да, киемнәр дә бирелә. Әмма егетләр анда юешләнгән киемнәрне киптерә дә, ертылган киемне тегә дә алмыйлар бит. Яңгырлы, юеш көннәрдә анда түгел, монда да аяк киеме бик тиз сафтан чыга», – ди шәһәрдәшем. 

Лилия Аржанцева фикердәшләре белән, чыннан да, зур, кирәкле эш башкара. Алар: «Әйберләр китермәкче идек», – дип шалтыратуга: «Кайчан килим?» – дип бар эшләрен ташлап, 46/09 йортының 7нче подъездындагы «Дармарка»га килеп җитәләр. 

Хәзер 46нчы бистәнең игелекле ханымнары егетләргә һәм госпитальдәге яралыларга Яңа ел бүләге җыялар. Иганәчеләр биргән акчага теш щеткасы, теш пастасы алганнар, җылы носкилар, кием-салымнар, одеял, урын-җир җыелмасы – бар да кирәк. 

Лилия ханым белән чираттагы очрашуга ике зур сумка белән таксида бардым. Таксист кая баруым белән кызыксынгач, әйттем. «Махсус хәрби оперциядәгеләргә хөкүмәт акча түли бит. Сатып алсыннар», – диде. «Үзегезне яки улыгызны алар урынына куеп карагыз, җылы машинада барганда да юллар чистартылмаган дип зарланасыз бит, дигәч, сез хаклы, үзең мохтаҗ булганчы ярдәм итү яхшырак. Тизрәк бетсен инде бу хәлләр», – дип килеште. 

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә мөмкинлегеннән чыгып һәркем ярдәм итә ала. Берәүләр шкафларына ревизия ясап, әйберләр китерә, икенчеләре маскировка челтәрләре үрә, өченчеләре җыелган әйберне тартмаларга тутыра, дүртенчеләре носки, бияләйләр бәйли, балалар рәсем ясый, солдатларга хатлар яза... Барыбыз бергә булып, үзебезнекеләргә ярдәм итсәк, җиңү тизрәк килер. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев