Лилия Гатина: «Сабан туе гүзәле» бәйгесен яңартырга кирәк!»
«Сабан туе гүзәле» шәһәркүләм бәйгесе финалисты, «Чаллы ТВ» журналисты белән әңгәмә.
Быел Чаллыда 29нчы тапкыр «Сабан туе гүзәле» бәйгесе үтте. Унбер татар кызы арасында безнең коллегабыз – «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе журналисты Лилия Гатина да бар иде. Без аның өчен җан аттык. Жюри аны «Иң заманча кыз» дип тапты. Бәйгедән соң Лилия газетабыз хәбәрчесенә бәйгенең «кухнясы», үткәрү тәртибе, үзенең шәхси кичерешләре туында сөйләде.
– Лилия, без бәйге алдыннан матбугатта тавыш бирүләрне күзәтеп бардык. Дөресен әйткәндә, «Сабан туе гүзәле – 2023» син булырсың дип уйлаган идек.
– Миңа күпләр әйтә моны. Инде ничә ел телевидениедә эшләгәч, төрле бәйгеләр, шул исәптән ел саен «Сабан туе гүзәле» бәйгесе турында да репортажлар ясарга туры килгән иде. Шунда матур милли киемнәр кигән кызларны күреп, аларның татарча җырлауларын, нәфис сүз сөйләүләрен, гомумән, татар халкының гореф-гадәтләрен, осталыкларын күрсәтүләрен күзәтеп, минем дә катнашасым килә дип кызыгып кайта идем. Быел шул хыялымны тормышка ашырдым. Сайлап алу турында үзем хакында сөйләдем, Илгиз Закировның Шәрига Таһирова сүзләренә иҗат иткән «Саубуллашу» җырын башкардым. Финалга 20 кыз арасыннан унберебез үтте. Татар телен яхшы беләм, осталыкларым да аз түгел. Яшермим, көндәшләремне бәяләгәннән соң, җиңүгә өметем зур иде.
– Син аларны ничек бәяләдең соң?
– Сайлап алу турында да игътибар иттем, үз теләге белән бәйгегә килгән өч-дүрт кыз гына булгандыр. Калганнарын тегеннән-моннан кыстап җибәргәннәр. Жюри сорауларына саф татар телендә җавап бирүчеләр дә яртысы гына булгандыр. Миңа көндәш булырдай бер генә кыз күрдем. Ул да җыр җырлады, сөйләм теле дә бай, хәтта финалда киемнәребез дә бер төстәрәк иде. (Күлмәкләрне унберебезгә дә махсус тектеләр). Мин җиңмәгән очракта ул – Айсылу Ишалина – төп титулны алса, бик сөенер идем. Ә Айсылу, киресенчә, мине җиңәр дип йөргән. Без шулай бер-беребез белән ярышканбыз икән. Бәйге тәмамлангач көлешеп искә алдык.
– «Сабан туе гүзәле»нең «сәхнә артында» ниләр бар?
– Финалистлар билгеле булгач, бер ай буе бәйгегә әзерләндек. Шунысын әйтергә кирәк, педагоглар шәп иде. Һәр көнне дәресләргә йөрдек. «Кызыл тау» мәдәният үзәгеннән хореограф Рушана Сабирова бер бии белмәгән кызларны да биергә өйрәтте, вокал осталыгына Лилия Тархановадан, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга Зөләйха Минһаҗевадан өйрәндек. Хәтта сәхнәдә биек үкчәләрдә йөрүнең дә серләре бар икән. Аңа да төшендек. Монда бәйгенең режиссеры Ольга Архипның хезмәте зур. Әле педагоглар арасында Чаллы татар драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов та була дигәч куркып куйдым. Аның нинди таләпчән кеше икәнен ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм. Телевидениедән театрга съемкага баргач, читтән генә эш процессын карап торырга туры килә иде. Ай-һай таләпчән ул. Утлы табада биетә. Тик борчылуларым юкка булган. Аның белән үткәргән өч сәгатьлек дәрестән соң остеопаттан чыккан кебек рәхәт булып кала. Сулышлар ачыла, тәннең һәр күзәнәге эшли башлый. Нинди генә күнегүләр эшләтмәде ул! Иң ошаганы – сәхнәдә басып торганда як-ягыңда, артта торган кешеләрне тоемлау. Минем өчен бу бер ачыш булды. Безне ике рәткә тезеп бастырды да, артта торучылар алдагыларга төртеп күрсәтергә тиеш иде. Ә алдагылар (тегеләргә арт белән торучылар) аларның кемгә төрткәнен тоярга тиеш. Ни гаҗәп, күпләребез бу биремне үти алды. Юкса, арттагы кешенең кайда төрткәнен түгел, аның үзен дә күрмисең бит, искиткеч! Соңрак ишеттем, Олег Мәдьярович дәрес өчен биш сәгать вакыт сораган булган, тик өчне генә рөхсәт иткәннәр. Аның кебек белгеч белән биш сәгатьлек дәрескә дә риза булыр идем мин. Ә менә таләпчәнлеге беркая да китмәгән. Комачаулаган өчен бер кызыбызны хәтта дәрестән куып чыгарды.
– Бәйге узгач, гадәттә, аның гадел яки гадел булмавы турында сүзләр йөри башлый.
– Быелгы «Сабан туе гүзәле» башта ук, сайлап алу турында ук гадел булмады, минемчә. Кагыйдә буенча, бәйгегә 16дан алып 25 яшькә кадәр, татар телендә чиста сөйләшүче, кияүдә булмаган кызлар чакырыла. Тик безнең арада 27 яшьлек катнашучы да, тәнендә татуировкасы булганы да, хәтта кияүдәге кыз да бар иде. Татарча ни дәрәҗәдә белүләрен әйтеп тә тормыйм. Күбесе туган телдә ярты-йорты гына сөйләшә.
– Лилия, синеңчә, «Сабан туе гүзәле» формаль үтә?
– Бәлки мондый фикер Чаллының имиджлы бәйгесен югарырак дәрәҗәдә күрәсем килүдәндер. Монда катнашу зур җаваплылык! Сәхнәгә шәһәребез кызларының, татар кызларының иң асыллары чыгарга тиеш. Шул ук көрәшчеләрне алыйк, алар ел буе Сабан туенда бил алышам, иң көчлесе икәнемне күрсәтәм дип спортзаллардан чыкмый шөгыльләнәләр. Келәмгә чыгып көрәшкәч, тирә-якка даннары тарала. Ә «Сабан туе гүзәле» турында белүче дә юк. Узган елгы гүзәлнең исемен дә хәтерләмиләр. Югыйсә, «Сабан туе гүзәле»нең миссиясе ай буе ятлаганын, өйрәнгәнен сәхнәгә чыгып күрсәтү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Алар төрле чараларда катнашырга, халык арасында булырга тиешләр. Татар кызы нинди була дисәләр, «Сабан туе гүзәле» кебек диярлек булсын! Кызганыч, быелгы бәйге гап-гади шоу булды! Бәйгедә Чаллы кызларының аз булуы да дөрес түгел, минемчә. Кайберәүләр әйтер, кайдан табасың аларны дип. Эзләргә кирәк! Ә башка шәһәрләрдән, авыллардан килүчеләргә сүзем шул: Чаллыга килгәнсең икән, Чаллының дәрәҗәле бәйгесендә катнашу бәхете тигән икән, һичьюгы шәһәр турында тулы мәгълүмат тап, укы, өйрән! Сабан туе гүзәлләре арасында хәтта шәһәр җитәкчеләренең исемнәрен белмәүчеләр дә булды! Кая монда шәһәрне ярату?!
– Нәтиҗәләрне игьлан иткәч нинди хисләр кичердең?
– Жюри андый нәтиҗәләр ясар дип беркем дә көтмәде. Шунысы гажәп, «Сабан туе гүзәле»н атагач, юньләп кул чабучы да булмады. Тамашачылар тиз таралды. Башка елларда Сабан туе гүзәлен сырып алалар, фотога төшү өчен чират торалар иде. Тантанадан соң миңа берничә кеше, юатырга теләп булса кирәк, журналист булганың өчен җиңдермәделәр сине дип килеп әйтте. Бу сүзләр мине уйландырды. Ник соң алайса финалга чыгардылар? Шигем бар иде, әлбәттә, җиңдерерләр микән дигән. Чөнки барлык жюри әгъзалары да мине белә. Таныш булган өчен генә җиңдерделәр аны дип әйтүләре бар. Ярар, алай да булсын. Тик чын Сабан туе гүзәле булырдай катнашучылар булганда бөтенләй башка кешегә таҗ кигерделәр. Җиңүче кыз – Гөлинә Бакирова «КАМАЗ» предприятиесендә эшли, бүгенге вәзгыть темасына матур итеп шигырь укыды. Тик Айсылу Ишалинаның баллары да югары, үзе дә янып торган чын татар кызы бит. Аңлавымча, аны яше аркасында төшереп калдырдылар. Ул быел 2нче гимназиянең 10нчы сыйныфын тәмамлады. Яше туры килмәгәч, ник финалга уздырганнар? Тагын бер нәрсәне аңлап җиткермәдем, бүләкләгәннән соң ни өчен җиңүчегә сүз дә биреп тормадылар икән?..
– Быелгы бәйгенең үзенчәлеге нидә соң?
– Быелгы «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең темасы – «Укытучы һәм остазлар». Беренче тапкыр хәситәләр тагу булды. Аннары таҗ яңа иде, сары төстә. Алайса элеккесе, агы, кулдан-кулга йөреп шактый таушалган иде. Ә калганы бар да элеккечә. Мин үзем анда катнашып бөтен «кухнясын» эчтән күзәткән кеше буларак әйтәм, шәһәркүләм бәйгегә кичекмәстән «перезагрузка» кирәк! Өстәвенә, киләсе елга бәйгенең 30 еллык юбилее. «Сабан туе гүзәле»нең, һичшиксез дәрәҗәсе югары булырга тиеш! Бу мәртәбәле бәйгедә катнашучы йолдызлар, гомумән, милләтебезгә хезмәт итәрдәй аерым бер берләшмә булып та яши алыр иде.
Фотолар Лилия Гатинадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев