Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Хисамова: “Әни тынычландыру дарулары белән генә тора”

Янгында зыян күргән эшмәкәрләр фаҗига турында сөйләде.

Зур янгын чыккан “Гараж 500” базарына бардык. Дөм караңгы, көлгә баткан сәүдә нокталары. Түбәләре ишеләм-ишеләм дип тора. “Шафран” үзбәк кафесыннан эреп беткән урындыклар гына күренеп тора. Урында хокук сакчылары, янгын сүндерүчеләр кизү тора. Төтенли, вакыты-вакыты белән ялкын чыгып китә, шуңа күрә сүндереп торабыз, диләр. 

Әлеге фаҗигадан соң эшмәкәрләр һаман ушына килә алмый. Өнме бу, төшме дигән сыман шаккатып карап торалар. Янып беткән павильон каршына ирле-хатынлы Ренат һәм Лилия Хисамовлар килеп басты. Лилия күз яшьләрен тыя алмый. 

“Иремнең әти-әнисе бизнесы иде. “ВАЗ” автомобиле запчастьләре сата иделәр. Күпме гомерләрен багышладылар шул эшкә. Бер мизгелдә юк булды. Әни тынычландыру дару белән генә тора. Әти дә авыр кичерә. Җитмәсә, чирли дә бит ул. Алар өчен бик нык борчылабыз. Нишләргә хәзер? Бөтен товар, акча, документлар янып бетте. Запчатьләрне кайтарткан гына иделәр”, - ди Лилия Хисамова.  

Исегезгә төшерәбез, янгын иң беренче 30нчы павильонда чыга. Әкренләп күршеләренә тарала. Зыян күрүче эшмәкәрләр саны 180нән артык. 

“Кичке 5тә эшне тәмамлап кайтып киттек. Сәгать 6да янгын чыкты дип шалтыраттылар. Килеп җиткәндә уртангы рәт кенә яна иде. Янгын сүндерүчеләрдән безнең павильонга да су сиптерегез әле, анда майлар, ялкын тисә, туктатып булмаячак, дип сорадык. Алар безгә игътибар итмәде. Бар көчләрен янгынны сүндерүгә юнәлтте. Нәтиҗәдә, ут безнең павильонга да күчте. Беренче һәм икенче каты майлар белән тулы иде. Аны су белән генә сүндереп тә булмый. Әнә кибетебезнең карар җире юк. Салынган зыян күләме миллионнар белән исәпләнә”, - ди машина майлары сатучы. Исемен әйтүдән ул баш тартты. 

"Гараж 500"та чыккан янгын турында тулы материалны "Шәһри Чаллы" газетасыннан укый аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев