Шəhри Чаллы

Лилия Букеева: “Тавыш – ул нечкә корал...”

Лилия Букеева – “Азия тавышлары”, “Агыйдел”, “Юрмала” бәйгеләре лауреаты. Ул Чаллыны, республиканы данлаган җырчыларның берсе. Чөнки Лилия репертуарына татар, рус, башкорт, француз, гарәп, төрек һәм башка телләрдәге җырларның мәгънәлеләрен генә ала.

. Һәм аларны тамашачыларның күңелен айкарлык итеп, югары профессионал дәрәҗәдә башкара. Сәхнәдә үзен тотышы, зәвык белән киенүе белән дә тамашачыларның мәхәббәтен яулады ул. Аның чыгышы һәр мәдәни чараның “йөзек кашы” була дисәм дә ялгышмамдыр.  “Лилия Букеева – бик талантлы һәм тырыш җырчы. Аның әниләр, мәхәббәт турындагы җырлары йөрәкләргә үтеп керә. Ул сәхнә күлмәкләрен җырның эчтәлегенә туры китереп үзе тегә”, -ди “Энергетик” мәдәният сарае директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева. 

Газета укучыбыз Лилия Әхмәтҗанова җырчы белән якыннанрак таныштыруыбызны сорап шалтыратты. Бүген укучыларыбызга Татарстанның атказанган артисты Лилия Букеева белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

  • Лилия сез - җырларны профессионал дәрәҗәдә башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен яулаган артистларның берсе. Бу уңышның серендә укытучылрыгызның да өлеше бардыр, мөгаен?
  • Мин Уфа шәһәрендә туып-үстем. Җырларга ярата идем инде. Шунлыктан 1985 елда сәнгать училищесының Фәрзәнә Сәгыйтова сыйныфына укырга кереп, аны уңышлы гына тәмамладым. Бүгенге уңышларымда аның өлеше бар дип уйлыйм. Аннары Нефтекамскийда Нефтьчеләр мәдәният сараенда инстурменталь ансамбльдә җырладым. 1988 елда башкорт дәүләт филармониясенә  эстрада җырчысы итеп эшкә чакырдылар. Филармония артистлары белән бергә бөтен Башкортстанда чыгыш ясадым. Бу миенм өчен тәҗрибә туплау чоры булды.
  • Аннары бер-бер артлы төрле бәйгеләрдә җиңгәнсез...
  • 1989 елда яшь башкаручыларның “Юрмала” бөтенсоюз бәйгесендә катнаштым. Ул 4 этапта үтте. Мәскәү этабында финалга үттем. Аннары Алма-Атада узган “Азия тавышлары” бәйгесендә Башкортстан исеменнән чыгыш ясап, җиңү яуладым. Композитор Юрий Саульский рәислек иткән “Агыйдел-90” эстрада җыры бәйгесендә лауреат булдым.
  • Ялгышмасам, бу җиңүегез сезгә чит илгә китәргә мөмкинлек биргән...
  • Әйе, 1991 елда Мәскәү шәһәренең мәдәният идарәсе мине бер елга контракт белән Төркиянең Анкара шәһәренә эшкә җибәрде.  1994 елда Мәскәүдә примадонна Алла Пугачева төркеменең җитәкчесе, композитор Руслан Горобец, шагыйрь Михаил Танич, аранжировка остасы Юрий Варум белән таныштым. Әлеге иҗади дуслык нәтиҗәсендә “До свиданья”, “В ресторане”, “Степь” җырлары барлыкка килде. Бу җырлар популярлашып, радиоларда ротацияләнде. Тамашачылар аларны бик җылы кабул итте.
  • Сез Чаллыга кайчан килдегез?
  • 1996 елдан бирле “Энергетик” мәдәният сараенда җырчы булып эшлим. Татарстан белән Башкортстаннан тыш, Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә чыгыш ясадым. Италия, Франция, Малайзия тамашачылары да минем иҗатым белән таныш.
  • Лилия сез актив иҗади эшчәнлек алып барасыз. Сәхнәдән туймадыгызмы?
  • Юк, сәхнә - минем тормышым. Мин иҗат белән яшим.
  • “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем сезнең өчен нәрсә ул?
  • Мондый дәрәҗәле исемгә ирешү – бик зур җаваплылык ул. Хәзер мин күбрәк һәм тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә тиеш. Репертуар, кием, сәхнәдә үзеңне тоту – бар яктан да камиллеккә омтылырга кирәк, чөнки камиллекнең чиге юк.
  • Күпләр,  җырчы бер җырны өйрәнә дә гомере буе җырлап йөри дип уйлыйлар. Сезгә бер җырны өйрәнү өчен күпме вакыт кирәк?
  • Мин җырны өйрәнүгә бик җитди карыйм. Татар җырларын бигрәк тә. Сүз уңаеннан, татарча җырларга, сүзләрне дөрес итеп әйтергә өйрәткән һәм даими ярдәм иткән өчен “Энергетик” мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаевага, хезмәттәшләремә һәм дусларыма рәхмәтлемен. Миңа кайбер җырларны өйрәнү өчен хәтта  3-4 ел вакыт кирәк була. Уртача алганда бер җырны бер ай тирәсе өйрәнәм. Мин җырны “каз тәне” чыгарырлык дәрәҗәгә җиткерүне максат итеп куям. Һәр җыр үзенчәлекле, шуңа күрә  алар төрлечә башкарыла.  Һәр җырга шәхси якын килергә кирәк. Хисләрне тамашачыларга дөрес җиткерү өчен  мин җырларны идеаль дәрәҗәдә башкарырга тырышам. Репетиция вакытында җырның мәгънәсен “тотып” алырга омтылам. Артистларны юкка гына лаеклы ялга иртә чыгармыйлар, чөнки алар бар нәрсәне йөрәкләре аша уздырып, рухи яктан “яналар”.
  • Сез һәрвакыт формада. Тавышыгыз да, үзегез дә үзгәрмисез.  Моңа ничек ирешәсез?
  • Көн дә күнегүләр ясамасаң, шпагатка утырып булмый бит. Үземне формада тоту өчен көненә ике тапкыр гимнастика ясыйм. Скандинавия таяклары белән дә йөрим. Тавышым өстендә дә даими эшлим. Күнекмәләрне ташласаң, яңадан башларга туры килә. Күршеләрне куркытмас өчен, тавыш белән күнекмәләрне “Энергетик” мәдәният сараенда ясыйм. Безнең хезмәттә чамасыннан артык эшләргә ярамый. Тавыш – нечкә корал, аны сакларга кирәк. Кайвакыттта артык шөгыльләнеп җибәрсәм, өч көн дәшми торам. Җырчы тавыш җепселләрен сакларга тиеш. Элек 3-4 концерт бирә идем. Хәзер кайчан, кайда чыгыш ясарга кирәклеген сайлыйм. Акча беркайчан да җитми ул, үзеңне сакларга кирәк.
  • Җырчы өчен иң куркынычы нәрсә ул?
  • Тамак авырту. Тамак авыртса, син тулысынча иҗат процессыннан төшеп каласың. Минемчә бу очракта дәшмәү – иң нәтиҗәле дәвалау ысулларының берсе.
  • Вакытыгызны ничек бүләсез?
  • Минем көн тәртибе секундлап язылган. Шәһәр чараларында, корпоративларда чыгыш ясыйм. Эшемнән беркайчан да туймыйм. Кунакта дусларым: “Лилия, җырла әле”, - дисә, ялындырып тормыйм, җырлыйм. Җырларны студиядә яздыру алдыннан өйдә бик нык  әзерләнәм. Җырны диктафонга яздырам. Хаталар булган җирне кат-кат тыңлыйм. Монда әйтелеш тә, башкару да мөһим. Һаваны дөрес итеп алып, һәр сүзне төгәл итеп, җиренә җиткереп әйтү зарур.
  • Кумирларыгыз кемнәр? Кайсы музыкантлар белән хезмәттәшлек итәсез?
  • Балачактан кумирларым - София Ротару, Мирей Матье. Борис Моисеевич белән иҗади дуслыкта булдым. Ул вафат инде. 10 ел эчендә 7 завод төзегән кеше миңа 33 җыр язды. Аранжировка остасы Виктор белән хәзер дә эшлим. Бу талантлы кеше минем тавышка нинди көй кирәген бик яхшы белә.
  • Җырчы булмасагыз, үзегезне кайсы өлкәдә сынап карар идегез?
  • Әгәр җырчы булмасам, дизайнер булыр идем. Хезмәттәшләрем минем киемнәремне, стилемне югары бәялиләр. Тегәргә яратам. Кайвакыт киемнәрне берничә үлчәмгә зуррак итеп алам да аннары аңардан гадәти булмаган модель ясыйм. Кибеткә кергәч, яшен тизлегендә теге яки бу әйбергә нәрсә җитмәгәнен әйтеп бирә алам. Тегүчеләрдән соң сәхнә киемнәрен образга, җырның эчтәлегенә туры китереп, үзем тегәм. Кайсыларын стразлар, сәйлән белән бизим. Кайчакта иртәнгә кадәр эшлим. Эшне тәмамламыйча йокларга ятмыйм.
  • Сез күпме йоклыйсыз?
  • Гадәттә кичке 10 да йокларга ятам, 6да торам. Җырчының тавышы өчен йокы – мөһим факторларның берсе.
  • Күз тимәсен, сезнең йөзегез дә үзгәрми. Моның сере нидә?
  • 20 ел инде битемә туңдырылган карлыган белән битлек ясыйм. Шуңа күрә җыерчыклар юктыр дип уйлыйм.  Моның өстенә дөрес тукланырга тырышам. Ботка, ярмалар, яшел үләннәр яратам. Суыткычымда петрушка, әнис, сельдерей, кинза һәрвакыт бар. Балыкны парда пешерәм, йомырканың сарысын гына ашыйм. Сарымсак, хрен кабымлыгы кебек ризыкларга, кайнатма һәм балга өстенлек бирәм.
  • Ял итәргә яратасызмы?
  • Юк. Сәяхәткә чыксам, ялны эш белән бәйләргә тырышам.
  • Көндәлек тормышта сез нинди?
  • Гадәти тормышта мин тыйнак кеше. Үземә артык игътибар иткәннәрен яратмыйм.
  • Киләчәккә планнарыгыз?
  • Мин үземнең тәҗрибәмне киләчәк буыннарга тапшырырга телим,чөнки җырны ничек күңелгә үтеп керерлек итеп башкарырга кирәклеген беләм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: