Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилияләр: “Икебез дә Чаллыдан һәм сулагайлар”

Татар эстрадасының нәфис чәчкәләре. Чибәр, зәвыклы җырчылар - Лилия Хәйруллина һәм Лилия Гыйматдинова турында нәкъ шулай дип әйтәсе килә. Чәчкә кебек матурлыклары белән беррәттән, алар ягымлы тавышлары, эчтәлекле һәм дәртле җырлары белән тамашачыларны таң калдыралар.

"Лилияләр" дуэтына берләшеп, иҗатларын яратучылар санын тагын да арттырып, быел республикабыз буенча концерт турына да чыктылар кызлар. Билгеле инде туган шәһәрләре Чаллыны да читләтеп үтмәделәр. 29 ноябрьдә Сара Садыйкова концертлар залында Лилияләр матур җырлы-моңлы кичә үткәрделәр. Дуэтта җырлау үзенчәлекләре, концерт турының барышы белән кызыксынып, без кызлар белән очраштык.

- Сез икегез дә Чаллыдан. Кайда укыдыгыз? Монда яшәгәндә бер-берегез белән таныш идегезме?

Лилия Гыйматдинова: Мин дүртенче сыйныфка кадәр 17 нче мәктәптә, бишенче-алтынчы сыйныфларны 18 нче мәктәптә укыдым. Унберенче классны исә татар-төрек кызлар лицеенда тәмамладым. Параллель рәвештә "Да-Да" һәм 13 нче татар сәнгать мәктәпләренә йөрдем. Югары белемне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында алдым. Белгечлегем буенча - архитектор. Әмма моңа карамастан музыка һәрвакыт янәшәмдә булды. Бала чагымда "Җәүһәр" ансамбленә йөрдем. Анда җыр-бию белән шөгыльләндек, концертлар куйдык, күп төрле бәйгеләрдә катнаштык. Казанда укыганда "Студентлар язы"нда еш җырлый идем. Ниһаять, 2013 нче елда "Әкият" җыры белән зур сәхнәгә ныклап аяк бастым. Лилия белән бер шәһәрдә яшәсәк тә Казанда гына таныштык. Күмәк чараларда очрашып, шунда дуслашып, аралаша башладык.

Лилия Хәйруллина: Тормыш шундый көтелмәгән сюрпризларга бай инде ул. Бер шәһәрдә яшәп бер-беребезне Казанда гына таптык. Язмыш шушыдыр инде (көлә). Мәктәпкә килсәк мин 54 нче гимназияне тәмамладым. Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укып чыктым. Икътисадчы белгечлеген алсам да, җыр сәнгатеннән бер дә читләшмәдем. Сәхнәдә туганнан бирле җырлыйм дисәм дә була. Әти-әни белән гастрольләргә еш йөри идем. Зур сәхнәдә беренче җаваплы чыгышны ясарга исә мине Алабуга музей-тыюлыгының директоры Гөлзада Руденко чакырды. Моның өчен аңа бик зур рәхмәтлемен. Әлеге чыгыш та хәтеремдә. Шәмәхә күлмәктә җырлаган идем. Бик дулкынландыргыч иде. Әмма шуннан соң илһамланып киттем, үз-үземә ышаныч артты.

- "Лилияләр" дуэтының оешу тарихы белән дә таныштырып китсәгез иде. Кем бергәләп чыгыш ясарга тәкъдим ясады?

Лилия Гыйматдинова: Һәр җырчы да үз концертын куярга хыялланадыр. Бу иҗади үсешнең бер баскычы булып тора. Мин дә шактый гына җырлар туплагач, Алтын Барс премиясенә дә ия булгач, шундый теләк белән яна башладым. Әмма концерт кую бик җитди һәм җаваплы адым. Берүзеңә генә аны башкарып чыгу җиңел түгел. Чөнки ул эмоциональ яктан да, оештыру эшләре буенча да бик күп көч, вакыт таләп итә. Финанс чыгымнарны да онытырга ярамый. Шуңа да беренче концертны дуэтта куярга уйладым. Лилияләр турында җыр башкарасы килде. Аны безнең өчен Айнур Шарапов һәм Анна Попово иҗат итте. Ул җырны бергәләп башкарырдай эстрадабызның кызларын барлый башлагач Лилия Хәйруллинада тукталдым һәм аңа шалтыраттым.

Лилия Хәйруллина: Мин дә күптәннән инде сольный концерт турында хыялланып йөри идем. Үз тамашачым да, сәхнәдән башкарасы шактый гына җырларым да бар. Әмма Лилия билгеләп үткәнчә, бу бик җаваплы зур эш, шуңа да бераз куркыта иде. Шулай уйланып йөргәндә бер көнне Лилия үзе миңа шалтыратып дуэтта җырлап концертлар кую турында тәкъдим ясады. Мин шунда ук ризалаштым һәм без беренче җырларны яздыра башладык.

- "Лилияләрнең" уртак һәм аермалыклы яклары нинди?

Лилия Гыйматдинова: О, безнең уртак якларыбыз бик күп. Икебез дә Чаллыдан һәм сулагайлар. Уллар үстерәбез. Уйлар да, фикерләр дә бертөрле. Ярты сүздән бер-беребезне аңлыйбыз. Буйларыбыз да бер тирә, йөз-кыяфәт белән дә охшаганбыз, диләр. Бердәнбер аермалыклы як - ул холкыбыздыр. Лилия йомшаграк, ә мин - характерлырак. Шуңа да оештыру эшләрендә барлык артистларны җыеп, кирәк чакта йөгертәм дә(көлә).

Лилия Хәйруллина: Әйе, чыннан да мин йомшак кеше. Конфликтлар яратмыйм. Яраклаша беләм. Әмма дуэтта җырлаганда бернинди каршылык та сизмибез. Рәхәтләнеп эшлибез. Безнең карашларыбыз, фикерләребез дә охшаш. Шуңа да костюмнар, репертуар сайлаганда киңәшләшеп, уртак фикергә тиз киләбез.

- Концертка ничек әзерләндегез? Тамашачыларны нәрсә белән гаҗәпләндерәсез?

Лилия Гыйматдинова: Бик күп җырлар яздырттык, концерт костюмнарын тектердек. Сценарийны да үзебез яздык. Программа кызыклырак һәм үзенчәлерәк булсын өчен, аны видеосюжетлар белән тулыландырдык. Һәрбер җыр алдыннан егерме секундлык видео күрсәтелә. Ул безнең фикерләрне үтемлерәк җиткерергә ярдәм итә. Аллага шөкер, тамашачылар безне бик җылы каршы ала. Чаллыдан соң Мөслимгә юл тотабыз.

Лилия Хәйруллина: Гомумән, без һәрбер җырга билгеле бер образны күз алдына китереп аны үзенчәлекле, тамашачыларны гаҗәпләндерә алырдай итеп тәкъдим итәбез. Мәсәлән, мин цирк студиясенә йөреп хула-хуплар белән төрле номерлар ясарга өйрәндем. Концертка да аларны кертергә булдым. Җырлый-җырлый аларны әйләндерәм. Зал яхшы каршы ала. Миңа да бу дәрт өсти.

- Туган шәһәрдә концерт кую каушатмыймы?

Лилия Гыйматдинова: Әлбәттә, монда туганнар, дуслар яши. Шуңа да чыгыш ясау бик дулкынландыргыч һәм җаваплы. Шактый гына премьераларны да алып килдек. Мин Гөлназ Закирова иҗат иткән "Гомерем буе сине көтәрмен", Фәүзия Солтан сүзләренә әтием язган "Төшләрем" һәм Ләйсән Мәхмүтованың "Мәхәббәт учагында" җырларын башкарам. Моңарчы аларның әле беркая да яңгыраганы юк иде. Чаллыда беренче тапкыр.

Лилия Хәйруллина: Чаллы халкы күңелгә якын. Монда чыгыш ясарга бик яратам. Коцертта да тамашачыларымны яңа премьерам белән "Мин дә кошлар нәселеннән" җыры белән шатландырдым. Бали утрауларында аңа клип төшергән идек. Ул җыр ничектер канатландыра, рәхәтлек бирә. Әлеге хисләрне тамашачыларыма да җиткерә алдым, дип ышанам. Моннан тыш халык яратып алырга өлгергән җырлар да яңгырады.

- Үз балаларың белән җырларны башкару популярлашып китте. Сез дә улларыгыз белән күмәк җырлар яздырырга планлаштырмыйсызмы?

Лилия Гыйматдинова: Улым Ренат белән "Әкият" җырын дуэтта яздырдык инде. Концертта да аның белән җырладык. Гомумән, элек улым белән бергәләп җырлау турында уйланмый да идем. "Балалы солянка" да шундый номер ясарга тәкьдим ясагач ризалаштым. Ренат аеруча да нык сөенде. Минем белән җырларга ярата ул. Шуңа да киләчәктә дә бергәләп яңа җырларны башкарырбыз дип планшлаштырабыз.

Лилия Хәйруллина: Ә минем шәхси тормыш яшеренгән дисәм була. Дөресен генә әйткәндә, әлегә улларымны сәхнәгә чыгарырга теләгем юк. Кызлар булса, бәлки, күптәннән чыккан булырлар иде. Әмма егетләр булгач аларны башка һөнәр ияләре буларак күрәм. Шуңа да дуэтлар яздыруны планлаштырмыйм әлегә.

-Иҗади планнарыгыз нинди? Дуэт буларак җырлавыгызны дәвам иттерәчәксезме?

Лилия Хәйруллина: Әйе, күп кеше шуның белән кызыксына. Таралышырга уйламыйбыз. Киләчәктә дә дуэтта тамашачыларны матур җырлар белән сөендерүне дәвам итәчәкбез. Һичшиксез, һәрберебезнең аерым җырлары да, чыгачак.

Лилия Гыйматдинова: Шунысын да билгеләп үтәр идем: 2017 елда да "Лилияләр" дуэт-концерты белән турны дәвам итәргә дә планлаштырабыз. Шуңа да барасы җирләр, җырлыйсы җырлар шактый.

Кызыклы әңгәмә өчен бик зур рәхмәт. Уңышлар сезгә, кызлар.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев