Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкәннәр компьютерны иярли

Шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә өлкәннәр өчен компьютер серләренә төшендерү буенча курслар эшли. Аларның төп максаты - шәһәрдәшләребез өчен заманча компьютер технологияләрен кулланып, өйдән чыкмыйча гына мәгълүмат алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге тудыру. Курслар гыйнвар аеннан бирле эшли. Уку бушлай, дәресләрне китапханә хезмәткәрләре алып бара. 36 сәгатькә исәпләнгән курслар 1,5 ай...

Шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә өлкәннәр өчен компьютер серләренә төшендерү буенча курслар эшли. Аларның төп максаты - шәһәрдәшләребез өчен заманча компьютер технологияләрен кулланып, өйдән чыкмыйча гына мәгълүмат алу, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге тудыру.

Курслар гыйнвар аеннан бирле эшли. Уку бушлай, дәресләрне китапханә хезмәткәрләре алып бара. 36 сәгатькә исәпләнгән курслар 1,5 ай дәвам итә. Укулар атнага ике тапкыр икешәр сәгать үткәрелә. Аның барышында өлкәннәр бөтендөнья интернет челтәре мөмкинлекләрен, электрон почтадан, электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, компьютерда текстлар язарга, социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнәләр.

Өлкән яшьтәгеләрнең үзенчәлеген исәпкә алып, группалар аз санлы итеп оештырылган - якынча 10 кеше. "Компьютер курсларына язылу инде яңа ел алдыннан ук башланды, - ди укуны оештыручы Галина Карцева. - Бүгенге көндә курсларга йөрергә теләүчеләр саны шактый. Өлкәннәр өчен оештырылган булса да, яшь буенча катгый чикләүләр куймыйбыз, бары теләк кирәк".

Ике төркем укуын инде тәмамлаган, хәзерге вакытта өченче төркем белем ала. Үтә дә тәртипле, тыңлаучан укучылар дәресләргә бик яратып йөриләр, вакытында киләләр, конспект язалар, аңламыйча калганнарын кабатлап сорыйлар. "Безнең өчен укулар оештыручыларга ихлас рәхмәт. Заманадан артта каласы килми бит. Бер танышым, әнә, океан артындагы Америкада яшәүче туганы белән интернет аша кара-каршы утырып сөйләшә, хатлар языша, бик җайлы, ди. Алла боерса, без дә моңа тиздән өйрәнербез", - диләр алар.

Гөлнара Хәбибуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев