Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкәннәрне кисәтеп куегыз!

Рос­си­я­дә, шул исәп­тән Та­тар­стан­да да бу пен­си­я­гә өс­тә­мә рә­веш­тә 5 мең сум ак­ча би­рә баш­ла­ды­лар. Һәм шул ук ва­кыт­та өл­кән­нәр­нең бер­кат­лы­лы­гын­нан фай­да­ла­нып ба­ер­га те­ләү­че­ләр дә бар­лык­ка кил­гән. Мо­шен­ник­лар Пен­сия фон­ды хез­мәт­кәр­лә­ре сый­фа­тын­да ки­леп, пен­си­о­нер­лар­ның банк хи­сап­ла­ры ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат­лар­ны ала һәм ак­ча­сыз кал­ды­ра икән.

Гыйн­вар­ның 16сын­нан Рос­сия Пен­сия фон­ды пен­си­о­нер­лар­га бер тап­кыр ти­еш­ле 5 мең сум­ны тү­ли баш­ла­ды. 28 гыйн­вар­га ка­дәр иле­без­нең 43 мил­ли­он пен­сия алу­чы граж­да­ны әле­ге "күч­тә­нәч" не алыр­га ти­еш. Мо­ның өчен каз­на­дан 221,7 мил­ли­ард сум ак­ча бү­леп би­рел­гән. Та­тар­стан­да әле­ге өс­тә­мә ак­ча 1 мил­ли­он 117 мең­нән ар­тык ке­ше­гә ти­еш.

Әле­ге 5 мең сум ак­ча 2016 ел­ның икен­че яр­ты­сы­на план­лаш­ты­рыл­ган пен­си­я­ләр­не ин­дек­са­ци­я­лә­ү­не ал­маш­ты­ра. Уз­ган ел­да бюд­жет­та­гы кыт­лык ар­ка­сын­да өл­кән­нәр­нең ак­ча­ла­рын ба­ры бер тап­кыр гы­на арт­тыр­ды­лар.
Әм­ма шу­шы кеч­ке­нә ге­нә сө­е­неч­тән дә өл­кән­нәр­не мәх­рүм итәр­гә те­лә­ү­че­ләр дә та­был­ган. Рос­си­я­нең бер төр­кем шә­һәр­лә­рен­дә ае­рым бер ке­ше­ләр үз­лә­рен Пен­сия фон­ды хез­мәт­кәр­лә­ре дип та­ныш­ты­рып пен­си­о­нер­лар­ның пер­со­наль мәгъ­лү­мат­ла­рын бе­ле­шә һәм алар­ның банк хи­сап­ла­ры­на ке­рү мөм­кин­ле­ге­нә ия бу­ла. Шун­нан соң карт­лар­ның үз авы­зын­нан өзеп, ти­е­нен-ти­ен­гә са­нап, үлем­тек­кә дип җый­ган ак­ча­ла­рын­нан да җил исә икән.
- Кыз­га­ныч­ка кар­шы, иң көч­сез, як­лан­ма­ган ка­те­го­ри­я­ләр исә­бе­нә ба­ер­га те­лә­ү­че­ләр һәр­чак та­бы­ла­чак. Бу - ке­ше­лек­сез­лек. Ка­дер­ле пен­си­о­нер­лар, зин­һар өчен, игъ­ти­бар­лы бу­лы­гыз! Шу­лай ук әле­ге тү­лә­ү­ләр­не алыр­га хо­кук­лы пен­си­о­нер­лар­ның ту­ган­на­ры­на шу­ны әй­тә­сем ки­лә: якын­на­ры­гыз­га игъ­ти­бар күр­сә­те­гез, карт­лар­га якын­рак бу­лып та сез алар­ны як­лап ка­ла ала­сыз. Әти-әни­лә­ре­гез­не оныт­ма­гыз, алар бик тә сез­нең игъ­ти­бар­га һәм як­лау­га мох­таҗ! - ди "Бер­дәм Рос­сия" фрак­ци­я­се әгъ­за­сы, Дә­ү­ләт Ду­ма­сы рә­и­се урын­ба­са­ры Петр Тол­стой.

Та­тар­стан­да да Пен­сия фон­ды мат­бу­гат хез­мә­те хә­бәр ит­кән­чә, рес­пуб­ли­ка­быз граж­дан­на­рын шул рә­веш­ле ал­дар­га ом­ты­лу­чы­лар бул­ган.

- Но­ябрь-де­кабрь ай­ла­рын­да пен­си­о­нер­лар­га 5 мең сум­ны кү­че­рү өчен банк кар­та­ла­ры­ның но­мер­ла­рын һәм кар­та­ның ар­тын­да­гы ко­дын со­рап шал­ты­ра­ту­чы­лар бул­ган. Мо­ның бе­лән бәй­ле рә­веш­тә без граж­дан­нар­ны игъ­ти­бар­лы бу­лыр­га ки­сә­теп, мө­рә­җә­гать­ләр дә та­рат­кан идек. Гыйн­вар­да мон­дый оч­рак­лар бу­луы ту­рын­да әле­гә хә­бәр итү­че­ләр юк. Әм­ма шу­ны әй­тә­се­без ки­лә: Пен­сия фон­ды хез­мәт­кәр­лә­ре өй­дән-өй­гә йөр­ми һәм хи­сап счет­ла­ры ту­рын­да­гы мәгъ­лү­мат­лар­ны со­ра­мый, - ди­де­ләр пен­сия фон­дын­да.

Бер­ни­чә ки­ңәш:

- Әгәр дә пен­си­о­нер үзе­нең пен­си­я­сен, га­дәт­тә, ай­ның бе­рен­че яр­ты­сын­да, әй­тик, 3-12 чис­ло­лар­да ала тор­ган бул­са, өс­тә­мә тү­лә­нә тор­ган 5 мең сум­ны аңа 13 гыйн­вар­дан соң, лә­кин 28 гыйн­вар­дан да со­ңар­мый алып ки­лә­чәк­ләр. Ди­мәк, мон­дый оч­рак­та пен­си­о­нер­лар гыйн­вар­да ике тап­кыр пен­сия ала­чак - баш­та үз пен­си­я­сен, ан­нан соң бер тап­кыр тү­лә­нә тор­ган 5 мең сум­ны.

- Пен­си­я­лә­рен сак­лау кас­са­ла­ры аша алу­чы­лар­га 5 мең сум пен­сия шәх­си счет­ка кү­че­ре­лә­чәк.

- 5 мең сум­ны алу өчен бер­нин­ди га­ри­за ту­ты­ру ки­рәк­ми. Ул ав­то­мат рә­веш­тә кү­че­ре­лә. Кем дә бул­са пен­си­о­нер ту­рын­да шәх­си мәгъ­лү­мат бе­лән кы­зык­сы­на икән, бу - мо­шен­ник­лар.

- Пен­сия фон­ды хез­мәт­кәр­лә­ре фа­тир­лар бу­ен­ча йөр­ми, нин­ди дә бул­са сыл­та­ма­лар аша кү­чәр­гә ку­шып, элек­трон хат­лар юл­ла­мый, банк мәгъ­лү­мат­ла­рын со­ра­мый.

Игъ­ти­бар­лы бу­лы­гыз! Шик­ләр уя­та тор­ган ке­ше­ләр мө­рә­җә­гать итә кал­са, шун­да ук по­ли­ци­я­гә хә­бәр са­лы­гыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев