Әллә әни, әллә шпион
Хәзер балага сүз дәшкәнче, аның кулына күз салырга киңәш итәләр. Чөнки әйткән һәр сүзне яздырып барырга да мөмкиннәр. Соңгы арада әти-әниләрне яңа "чир" басты. Балалар бакчасына йөрүче, мәктәптә укучы малай-кызларга "акыллы" сәгать сатып алалар. Кулдагы "уенчык" ярдәмендә баланың кайда икәнен генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең нәрсә турында сөйләшкәнен дә ишетеп була. Белгечләр...
Моннан берничә ай элек интернетта яңа "уенчык" пәйда булды. Исеме генә дә ни тора - балалар өчен "акыллы" сәгать. Кытай сайтларында аның нинди генә төре юк. Җаның теләгәнен сайлап ал. Сәгатьнең исеме җисеменә туры килә анысы. Аның мөмкинлекләре шактый. Мәсәлән, җиһаз хәтерендә алдан ук сакланган телефоннарга шалтыратырга һәм шалтырату кабул итәргә мөмкин. Әти-әниләр ул-кызларының кайда йөргәнен дә күзәтеп тора ала. Сәгатьтә навигатор бар. Ә иң кызыгы - сәгать ярдәмендә баланы яшерен рәвештә тыңлап була. Балалар бакчасында ниләр белән шөгыльләнә, мәктәптә дәрестә шаярып утырмыймы?.. Ике метр ераклыкка кадәр тирә-юньдәгеләрнең сөйләшкәне ачык ишетелеп тора, дип ышандыра уйлап табучылар. "Акыллы" сәгатьнең бәясе 1 мең 500 сумнан башлана һәм җиде меңгә кадәр җитәргә мөмкин.
Сәгать ничек эшли соң? Баласын әнә шул рәвешле күзәтергә теләүче әти-әниләргә иң элек кесә телефонына махсус кушымта күчерергә кирәк. Бөтен мәгълүмат "сотовый"га килеп торачак. Сәгатькә шалтыратканда, бала бернинди тавыш та ишетмәячәк. Әнисенә исә сиздермичә тыңлап торасы гына кала. Бала сәгатьне кулыннан салса, телефонга шунда ук смс-хәбәр килә.
"Икенче сыйныфта укучы улыбызга әнә шундый бүләк ясадык, - ди Лилия Мусина. - Кәрим сәгатьне тагарга каршы килмәде. Чөнки хәзер балалар арасында мондый җиһаз кәттә санала. Безнең сыйныфта дүрт балада "акыллы" сәгать бар. Башка әти-әниләр дә кызыксына башлады. Шуңа күрә сәгать таккан малай-кызлар саны тагын да артачак дип уйлыйм. Улым үзен күзәтеп торуларын белә. Дәресләр бетүгә, миңа смс-хәбәр җибәрә. Өйдән мәктәпкә кадәр машинага утырып барырга кирәк. Мин килеп җиткәнче, Кәрим уку йорты ишегалдына чыга тора. Мин исә балам өчен борчылмыйм, чөнки аның кайда икәнен телефоннан карап беләм".
Әнинең баласын кайгыртуы аңлашыла, әлбәттә. Тик кулдагы сәгать аяныч нәтиҗәләргә китерә ала, ди белгечләр. Барысына да шыпырт кына тыңлау мөмкинлеге сәбәпче. Баксаң, шпион-сәгать "яшерен мәгълүмат алу өчен билгеләнгән махсус техник чаралар" исемлегенә эләгә икән. Димәк, тиешле лицензия таләп ителә. Каш ясыйм дип, күз чыгаручылар моңа кадәр дә бар иде инде. Хәтерләсәгез: күптән түгел мәгълүмат чаралары интернеттан "шпион кәламе" сатып алырга теләгән хатын-кыз турында хәбәр итте. Күзәтү камерасы беркетелгән ручка "махсус техник чаралар"га керә. Нәтиҗәдә хатын-кызны бер елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Сәгать өчен дә суд каршында җавап бирергә туры килмәгәе.
"РФ Конституциясе тарафыннан гражданнарның шәхси тормышы турындагы мәгълүматны аларның ризалыгыннан башка саклау, куллану һәм тарату тыела, - ди адвокат Алла Матросова. - Сәгатькә бәйле эш-гамәлләр "Оператив эзләү эшчәнлеге турында" гы федераль законга да каршы килә. Әлеге канун нигезендә моңа вәкаләте булмаган физик һәм юридик затларга "яшерен мәгълүмат алу өчен билгеләнгән махсус техник чаралар"ны кулланырга ярамый. Әниләр оператив эзләү эшендә катнашмый".
Лилия Мусина сүзләренә караганда, ул дәрестә утыручы баласын бер тапкыр гына тыңлап караган. Әле анысын да тавыш яхшы ишетеләме-юкмы икәнен тикшерү өчен генә. "Әти-әниләр сорагач, улыма шалтыраттым. Кәрим утырган парта укытучы өстәле янәшәсендә, шуңа күрә мөгаллимнең тавышы яхшы ишетелә. Тик яшерен рәвештә тыңлап тору дөрес түгел дип саныйм. Бу әхлак кануннарына каршы килә. Улымның укытучысын хөрмәт итәм, аңа ышанам", - ди әни.
Психолог Алисә Закамская фикеренчә, мондый сәгать баланың шәхси тормышын чикли. "Малай-кызларда мөстәкыйльлек, җаваплылык кебек сыйфатлар югала. Чөнки бала әнисенең гел күзәтеп торганын белә. Шуңа күрә үзе теләгәнчә түгел, өлкәннәргә ярарга тырышып яшәргә өйрәнәчәк. Андый кешеләр үскәч тә тормышта үз урынын таба алмый. Бала чиктән тыш кайгырту белән ризалашмыйча, баш күтәрергә дә мөмкин. Бакчага йөрүче сабыйларга мондый "уенчык" гомумән дә киңәш ителми. Сәгать сатып алганчы, бала фикеренә колак салыгыз", - ди белгеч.
Интернетта "акыллы" сәгатькә багышланган сәхифәләр шактый. Биредә әти-әниләр дә, укытучылар да, бик теләп, үз фикерләрен яза. "Әлеге замана җиһазына артык шаккатырга кирәкми, - дигән Артем. - Сәгатьнең мөмкинлекләре никадәр генә зур булса да, хәзерге буын тагын да акыллырак. Кулдагы "сакчы"ны алдау юлларын бик тиз эзләп табачаклар". Өч бала тәрбияләүче Елена Мифтахова сүзләренә караганда, ул-кызларының иминлеген кайгыртучы әти-әниләр сәламәтлек турында оныта. "Кесә телефонының зыяны турында кат-кат сөйләп торалар. "Акыллы" сәгать аннан киммени?" - дигән ул.
Башлангыч сыйныф укытучысы әйтүенчә, уку йортында бу мәсьәләгә артык игътибар бирмиләр. "Минем балалар арасында мондый сәгать хуҗалары бар. Мин каршы түгел. "Кесә телефонына алмаш бит ул. Югыйсә балалар тәнәфес саен тизрәк "сотовый"га үрелә. Төрле уеннар уйныйлар, бер-берсенә фотолар күрсәтәләр. Сәгатьтә боларның берсе дә юк. Укытучы буларак, өченче сыйныфта укучы улыма мондый җиһаз сатып алмаячакмын", - диде ул. Ә менә башкала мәктәпләренең берсендә баласына "акыллы" сәгать сатып алган әти-әниләр белән сөйләшүләр үткәрә башлаганнар дигән хәбәр дә бар.
Ничек кенә булмасын, уйлап табучылар тагын бер яңалык белән сөендергән. Эш шунда ки: хәзер сәгатьнең каешы бала кулына гына ярый. Тиздән исә сатуга өлкәннәргә яраклысы да чыгачак икән. Аны өйдән чыгып китеп югалырга мөмкин булган әби-бабайлар өчен уйлап тапканнар, ди. Интернет сәхифәдә утыручылар яңа сәгатьне тагын да яхшырак куллану җаен тәкъдим иткән. "Мондый "беләзек"не ЗАГСта кияү һәм кәләшләргә өләшә башларга кирәк", - дигәннәр. Дөрес юлдан йөрсеннәр өчен.
Эльвира Вәлиева "Ватаным Татарстан" газетасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев