Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Үләннәр шәп! Сәйдәшлеләр канәгать - ФОТОЛАР

Үләннәр шәп! Сәйдәшлеләр канәгать - ФОТОЛАР

«Мал азыгын ике еллык итеп әзерләү мөһим, чөнки менә өч ел инде малларны көтүдә йөртмәү юлы белән асрыйбыз", - ди сәйдәшлеләр.

Тукай районының Иске Абдул, Мерәс, Торнаташ, Останково авыллары халкы үзләрендә элеккеге колхоз таркалмыйча, бүген заманча шартларга ярашкан, ләкин нигезен, кыйбласын, максатын саклый алган хуҗалыкның яшәп килүенә сөенеп бетә алмый. Шулай булмый ни, С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе – аларның олы терәге.

Җирлектә нинди генә чара үткәрелмәсен, сәйдәшлеләр ярдәм итә, социаль чараларда да төп иганәчеләр. Икмәген, печәнен дигәндәй, авыл кешесе шуннан ала. Күпме кешене эшле итә, җәйге каникулларында никадәр укучы, студент бирегә вакытлыча эшкә урнаша. Изге гамәлләре бик күп, әлбәттә, хуҗалыкның. Бер язмада гына аларны санап бетерү мөмкин дә түгел. 

Бүген предприятиедә эшнең кызган чагы. Алай дисәң, авыл хуҗалыгында аның кызмаган чагы юк та инде. Бер көнеңне дә бушка уздырырга ярамый. Сәйдәшлеләр бүген терлекләргә азык әзерли – берьеллык үләннәрдән сенаж сала. «Мал азыгын ике еллык итеп әзерләү мөһим, чөнки менә өч ел инде малларны көтүдә йөртмәү юлы белән асрыйбыз. Сөтне күбрәк савыйм дисәң, шулай итмичә булмый. Бу инде сыналган алым, – ди предприятиенең директоры Марат Сафин. – Шуңа күрә бүген безнең иң җаваплы вакыт, чөнки сөт сатудан кергән акчага яшибез», – ди җитәкче.

Кадрлар барысын да хәл итә

Бернинди кредит алмыйча, үз көнен үзе күрүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре районда гына түгел, хәзер республикада санаулы гына. С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык – шуларның берсе. Төп керем – сөттән. Хезмәт хакы да шуннан түләнә, салымнар да. Шуның өстенә, ел саен фермаларны ремонтларга, яңа тораклар төзергә, кыйммәтле җиһазлар, техника сатып алырга да кирәк. Заман кушкан таләпләргә ярашмасаң, яхшы техника алмасаң, алга китеп булмый. Быел, әйтик, сәйдәшлеләр яңа икмәк киптергеч сатып алганнар, Мерәс бригадасында бозаулату бүлеге белән бозаулар торагы төзелеп килә. 

Марат Сафин хезмәткәрләрнең мәнфәгатен кайгыртуны, аларга уңай эш шартлары тудыруны беренче урынга куя. Һәм, гомумән, совет чорыннан ук килгән «Кадрлар бар нәрсәне дә хәл итә» дигән гыйбарәнең беркайчан да актуальлеген югалтмавын ассызыклый. Хезмәткәрләрнең берсен мактап, икенчесен хурлый торган түгел. Хуҗалык үсеше өчен көчен куйган һәр игенчегә һәм терлекчегә рәхмәт, ди ул. Улы Айназ белән эшләүче комбайнчы Ринат Габидуллинны, улы Ислам белән эшләүче Фәрхәт Габидуллинны, Илдар Әшрәфуллинны, абыйлы-энеле Рәмзил һәм Рифат Сәгыйдуллиннарны, Юрий Салминны, Заһир Рәфыйковны, быел үзе аерым комбайнда эшләячәк студент егет Флүр Сәйфуллинны аерып билгеләп үтә. Механизаторлар, машина йөртүчеләрдән Назим Вәлиев, Фәндүс Харисов, Илгиз Сәйфуллин, Фәнил Дәүләтшин, Ринат Мөнәвиров, Айдар Нәбиуллин, Алмаз Газетдинов, Флүр Габидуллин, Мөнир Насыйров, Айрат Бәхтияров, Фәрит Дәүләтгәрәев, Илдар Гыймазов, Рафаиз Бариевның исемнәрен атый. «Менә быел ике студент егетебез аерым комбайнга утыра. Ярдәм бит инде! Үзләре дә әти-әниләре җилкәсендә утырмыйлар, акча эшлиләр. Укучыларның да җәйге каникулларында эшләве бик яхшы. Икмәкнең, сөтнең кайдан, ничек килгәнен беләләр, техниканың ни икәнен аңлыйлар. Хезмәт хакларын да әти-әниләренә түгел, үз кулларына тапшырабыз – күңелле түгелмени?!» – дип сөйли предприятие директоры.  

Кадрларны үзләренә җәлеп итү максатын күздә тотып, хуҗалык соңгы елларда хезмәткәрләргә йорт төзүне гамәлгә кертте. Шундый өч йортта өч гаилә яши инде. Быелгы программага кергән тагын бер йорт сафка басып килә. Киләсе ел өчен дә бер йортка заявка бирелгән, җир участогы бүленгән инде. 

С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык шулай ук пай җирләрен арендалаган өчен бер пайга ике рулон печән, 5 центнер фураж бирә. Маллары булмаган кешеләр акчалата да ала ала. Әлбәттә инде, җир салымнары да хуҗалык исәбеннән түләнә. 

Мондый басуларга карап күңел сөенә

Без барганда, узган атнының җомгасында, сәйдәшлеләр Мерәс авылы янындагы 55 гектарлы басуда берьеллык үләннәрне җыялар, Иске Абдул бригадасы басуында исә үләннәрне чабып, теземнәргә салып киләләр иде. «Берьеллык үләннәр быел хуҗалык басуларында барысы 600 гектарда чәчелде. Бу узган елдан 200 гектарга артык», – дип аңлатма биреп бара хуҗалыкның баш бухгалтеры Илсур Сафин. «Үләннәр нык шәп, узган ел белән чагыштыра торган да түгел. Шушындый басуларны күреп күңел сөенә», – дип соклана ул. Аның сүзләрен кырларда эшләүчеләр дә хуплый. Чыннан да, быелгы басуларга сокланмаслык түгел, үләннәр куе яшел, сусыл. «Бүген үләннәрнең витаминга иң бай чоры. Җыеп калмасаң, аннары өстәлмәләр кушарга калачак», – диләр белгечләр. Хуҗалыкта күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабып, базларга 3500 тонна сенаж салып куйганнар инде. Берьеллыкны да җыеп алып базларга урнаштыруны бер атнада төгәлләргә ниятлиләр. 

Мерәс авылы янындагы басуда «Ягуар» комбайнында Назыйм Вәлиев эшли. 15 ел инде бер комбайнны иярли, үзе ремонтлап, һәрвакыт тәртиптә тота, дип сөйли аның турында Илсур Сафин. Фәнил Дәүләтшин исә армиядән кайтканнан бирле – 30 елга якын «КАМАЗ» йөк машинасында. Фәндүс Харисов, Алмаз Газетдинов та күп еллар «КАМАЗ» машинасын йөртәләр. Бүген алар сенажга дигән үләнне өзеклек тудырмыйча базларга ташыйлар. 

Иске Абдул бригадасы басуына юл алабыз. Биредә терлек азыгы җыю комбайнында Ирек Зыятдинов һәм «КАМАЗ» йөртүчесе Рифкать Сәгыйдуллин белән аралашабыз. Шулай ук тәҗрибәле игенчеләр. «Магдон» чапкычында күрше рус авылы егете Андрей Беспалов эшли. «Мондый үләнне чабасы килеп кенә тора», – ди ул. Басуның икенче ягында – студент егет Илгиз Дәүләтгәрәев. Быел беренче мәртәбә үзе генә комбайнга утырган. Кыр батыры гына түгел, милли көрәш батыры да әле ул. Быел авыл җирлегендә абсолют батыр булып калган. Район Сабантуйларында да яшүсмерләр арасында бер елны да сынатмый. «Хуҗалыкта 14 июньнән эшлим. Җәйге каникулларда акча эшлисем дә килә. Ә авылны, аның иген кырларын яратмасам, акча эшләү теләге генә бирегә китерә алмас иде мине», – ди егет.

Басуларны әйләнеп, Мерәс авылының машина-трактор паркына кайтабыз. Илсур Сафин ремонтчылар янына алып килә. Монда инде техниканы уракка әзерлиләр. Шунысы күңелле – биредә яшьләр күп. Илсур Әхмәдуллович һәрберсе турында яхшы сүзләр генә әйтә. 

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүген һава торышының гына уңай торуын тели. «Язгы чәчүдә ике атна соңарсак та, әлегә табигать көннәрен бирә, игеннәр матур гына үсә. Вакытында терлек азыгын да җыеп алып, базларга урнаштырсак иде. Аннары инде уракка төшәр чак та җитә. Безнең тармакта һәр эшнең вакытында башкарылуы мөһим», – ди предприятиенең директоры Марат Сафин. 

Лариса Васильева.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса