Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ЛНР балалары Чаллы лагерьларында ял итәчәк

Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәбәр итте.

Чаллы Луганск халык Республикасында яшәүче балаларны каршы алды. Алар озата баручылар белән поездта килделәр. 140 бала быел "Саулык" лагерендә ял итәчәк. Алар өчен кызыклы программа әзерләнгән. "Балалар җәйге каникулларын табигать кочагында күңел ачып үткәрәчәк", - ди Әлфия Когогина. "Саулык" легеренда барлыгы 500 бала ял итәчәк. 

Элегрәк Мәскәүдә ЛНРда яшәүче балаларның җәйге ялын оештыру буенча хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешү имзаланды. Документка РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «КАМАЗ» генераль директорының персонал белән идарә итү, оештыру һәм корпоратив идарә буенча урынбасары Жанна Хәлиуллина, ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Луганск Халык Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анна Тодорова кул куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: детский лагерь балалар ялы Ял турист