Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

М12 бар төр хәрәкәт өчен дә уңайлы булыпга тиеш

Якын тирә авылларда яшәүчеләргә, урман җәнлекләренә,машиналарга - бар яктан да уңайлы автомагистраль

М12 Мәскәү — Казан тиз йөрешле автомагистрале трассасы төзелеше якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләргә максималь комфорт тудыру өчен алып барылачак. Бу проектны кыйммәтләнүенә китерәчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов проект буенча фикер алышу буенча эшче төркем утырышында хәбәр итте. 

«Без кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары юл аша хәрәкәт итә алсын өчен мәсьәлә турында фикер алыштык. Проектлаучыларның җирле юлларның федераль трассаны гармонияле рәвештә кисеп үтүенә бәйле сорауларыгыз җавап табуы мөһим дип саныйм.  Трасса да җирле халыкка комачауламасын, ераграк узсын өчен салыначак. Бу, әлбәттә, кыйммәтләнүгә китерәчәк», — диде Хәнифов.


Төркем утырышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан аша уза торган трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк, төзелеш бәясе 163 млрд.сум дип бәяләнә. Җирле халыкка уңайлы булсын өчен автоюл буенда тавыш саклау экраннары урнаштыру һәм урман полосалары утырту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев