Мәктәп яны лагерьларында 7800 бала ял итәчәк
“Бер ай эчендә алар 2-3 см-га үсеп, ныгып китәләр», - ди 54нче гимназия фельдшеры Вәсилә Мокрополова.
Укулар тәмам. Балаларның көтеп алган каникуллары башланды. Әмма мәктәпләр бер дә тынып калмады. Киресенчә, шаулап торалар. Мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлады. Быел Чаллыда 7800 бала ял итәчәк. Барлыгы 51 лагерь ачылды.
Бер кулына раскладушка, икенчесенә мендәр һәм башка кирәк-яракларны тоткан әти-әниләрне ял көннәрендә еш күрергә туры килде. Алар балаларын мәктәп яны лагерьларына әзерләп йөрделәр. Иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр балалар тәрбиячеләр, вожатыйлар карамагында бит! Төшке якта йоклап та алырга кирәк.
Балаларның яллары ничегрәк башлануы белән кызыксынып, 54нче гимназиягә барып кайттык. Мәктәп янында музыка яңгырый. Уен-көлке, конкурс-эфтафеталар... Балалар мәш киләләр. “Биредә башлангыч сыйныф укучылары, барлыгы 160 бала ял итә”, - ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәнисә Сәлахиева.
Беренче көнне алар шәфкать туташы кабинеты аша узды. Тән температурасы, кан басымын тикшерделәр. Хәзер көн саен шулай булачак. Авырса, әти-әниләренә хәбәр итәчәкләр. Бу көнне авырлыкларын һәм буйларын да үлчәделәр. Монысы баланың күпмегә үскәнен белер өчен кирәк.
“Бер ай эчендә алар 2-3 см-га үсеп, ныгып китәләр. Хәтта сәламәтлеге 2нче төркем булган балалар 1нче төркемгә күчә. Саф һавада йөрү, физик күнегүләр үзенекен итә, күрәсең. Аннан соң лагерьда балаларның туклануына да зур игътибар бирелә. Көненә 3 тапкыр ашатабыз. Ризыклар аксым, май, углеводлар белән тулыландырылган, витаминнарга бай”, - ди фельдшер Вәсилә Мокрополова.
Отрядларның берсенә күз салдык. Балалар бергәләшеп рәсем ясыйлар. “Лагерьда шәп! Ошый” диләр. Ошамыйча! Көннәренең һәр минуты язылып куелган. Кул эшләнмәләре ясау, футбол, эстафеталар, инглиз теле курслары, бассейн... Санап бетергесез. Шунысы игътибарга лаек: быел программа “Беренчеләр хәрәкәте”, “Россия бөркетләре” балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтләре план-сеткасына яраклаштырылып төзелгән.
“Һәр дүшәмбе иртән Россия, Татарстан гимнарын башкарабыз. Флагларны күтәрәбез. Максатыбыз – балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, аларны үз илебезне, шәһәребезне яратырга өйрәтү. Беренчеләр спартакиадасы, төрле квестлар, эко-фестивальләр, чемпионатлар, эстафеталар һәм башка чаралар оештырылачак”, - ди лагерь җитәкчесе Зилә Фаязова.
Быел вожатыйларга Чаллы дәүләт педагогика университететы, педагогик көллият һәм Кама дәүләт физик физкультура институтыннан студентлар да ярдәм итә. Алар ай дәвамында практика узачак.
Искәртергә кирәк, шәһәрдән читтә урнашкан лагерьлар да эшли башлады. Быел анда 8 меңнән артык бала ял итәчәк. “Саулык”, “Радуга”, “Солнышко”, “Росинка”, “Бумажник” картон-кәгазь комбинаты лагерьлары 4 сменада эшләячәк. Әтиләре СВОда катнашкан балалар бушлай ял итә. Андый путевкалар саны 230 дип хәбәр иттеләр мәгариф идарәсендә. Мәктәп лагерьларында әтисен хәрби хезмәткә озаткан 211 бала ял итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев