Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Мал зәкяте

»...Аллаһ бүләге», – дип куен кесәсеннән акча төргәген чыгарып учына салды.

Шатланырга да куркыныч. Эшләре уңга бара Зөфәрнең. Аллаһның биргәненә шөкер. Өч ел элек башлап җибәргән эше әти-әнисенә ярдәм итәргә, гаиләсен туйдырырга, көяз хатынының теләкләрен үтәргә, балаларын шатландырырга, туган-тумачаларына өлеш чыгарырга җитә. Артык калганы тагын шул ук бизнесына һәм күңел кушканча тотарга ярый. Инде куанып бетерә торган түгел. Аллаһның бәрәкәте артканнан-арта бара. Үз чиратында Зөфәр эшендә хәрәмләшмәскә, ихлас булырга, олылар сүзенә колак салып, үзенчә эшләргә, зәкят малын чыгарырга тырыша. Моның хәтлесе барып чыгамы-юкмы, анысы Зөфәргә билгесез. Күңеле кушканча, хәленәчә кылана.

Менә быелгы ураза ае да ничектер үзенчәлекле. Моңа хәтле тотарга фарыз дигәннән генә тотылган уразаның да «тәме» барлыкка килде. Шуны тоя Зөфәр. Шатланып сәхәргә тора, намазын укуга ук эшкә чыгып китә. Ашау кайгысы булмагач, тиз-тиз генә эшлисе эшләре эшләнә. Шулай көн үткәне дә сизелми, нәтиҗәсе дә сөендерерлек.

Рамазаннан-рамазанга бәрәкәт тоя Зөфәр. Әнә быелгы керемен санап караган иде дә, шактый гына булган. Салымнан калганына бер яхшы машиналык зәкят чыгара алам икән дип сөенеп куйды. Артык сөенергә ярамас, тизрәк урнаштырырга кирәк. Кемгә, кая бирергә дигән уй килә. Фәкыйрьләргә, мескеннәргә, бурычлыларга, акчасыз юлчыларга бирергә була. Фәкыйрь, мескен дип беркемнең дә маңгаена язылмаган анысы. Хәер сорап утыручысы да мескенгә охшамаган. Андыйларга да, картлар йортына да, ятим-ятимәләргә дә биргәне булды. Бу юлы ничектер башкачарак эшләп карыйсы килә. Аллаһка тагын да шөкер итәрлек халәт кичерәсе килә Зөфәрнең.

Инде ел буена хәрәкәтләнүеңнән, тапкан малыңнан күңел рәхәте табу да кирәк бит дип, зәкяткә җыеп куелган акчасын кабат барлады ул. Җае табылуга чыгарып бирерлек булсын дип, акчаны эреләндерде, түш кесәсенә салып куйды. Кулы түшенә тигән саен, баш катырып тормыйммы соң дип уеннан кире кайта иде. Әнә әтисенең абыйсы, кайткан саен: «Башкалар затлы машинада йөри, машинаны алыштырырга кирәк», – дип зарлана. Әллә аңа гына тоттырасы инде дип кабат-кабат бу уеннан кире кайта. Ни хикмәттер, күңел дигәне алай эшләргә теләми. Җанга рәхәтлек бирә торган итеп, күңел кушканча эшлисе килә аның.
Шул уйларыннан, әти белән әни янына кайтып килим әле дип, юлга чыгасы итте Зөфәр. Сәхәрен ашап, намазын укыды да, хатыны төенләгән күчтәнәчләрен алып юлга кузгалды. 

Ара-тирә, гаиләсез генә, уйларын гына «янына утыртып», авылга кайтып килә торган гадәте бар аның. Туган якларга кайтканда хатирәләр яңара, уйлары төзекләнә. Беркем комачауламый. Туган якның чокыр-чакырлы юлы да җанга якын. Балачакка, нигезгә илтә бит ул. Һавада бөтерелеп йөрүче каргалардан башка, авыл юлында машиналар күренми. Юлның бер кырыеннан яшел урман үсентеләре, икенче ягыннан ямь-яшел кыр, аның очы-кырые юк. Яшеллек күктәге зәңгәрлек белән тоташа. Тоташкан урын беленер-беленмәс булып кына сиземләнә. Магнитофонын да кабызмады Зөфәр. Үзгә тынлык. Уйлары янында машина тавышы икенче «иптәше». Юлда – Зөфәр, уйлары һәм машина. Җилдерәләр. 

Ерактан каршына машина шәйләнә. Якынлашкан саен, бик тә сәер килүе күренә. Исерек дисәң исерек түгелдер инде шоферы. Караса, инде музейларда гына сакланырлык «Запорожец» машинасы. Зөфәр кечкенә вакытта әтисенең беренче машинасы да шундый иде бит! Хатирәләрен кире җибәрмәскә тырышып, Зөфәр тизлеген киметте, ян көзгегә тагын бер күз төшереп алды. «Запарай» Зөфәр карашын күтәрә алмады, шып туктады. «Нигә туктады икән?» – дип машинасыннан төште. «Запорожец»тан күренүче бабайга:
– Әссәләмүгаләйкүм, бабай, – дип ике кулын сузды. – Кая киттең болай, таңнан? – дип кызыксынды.
– Китте ди, бу «иптәш» белән таңнан чыксаң да төшкә генә барып җитешле, – диде бабай эчкерсез елмаеп. – Район үзәгенә барып кайтырмын дигән идем, вак-төяк эшләрем бар. Берәр җире килеп чыкмаса гына ярар инде дип йөрим. Көяз кыз кебек, гел җайлап торырга кирәк. Ай саен майлап торам үзен, – дип, машина капоты астына башы белән кереп китте.
– Алай икән! – дип куйды Зөфәр. – Болай мәшәкатьләнгәнче, юлларда ватыла-җимерелә йөргәнче яңаны гына алсаң? – дип авызын ачкан иде дә, бабайның:
– Әй, олан, шулай да бит, каян аласың инде аның яңасын. Уналты яшемнән тракторга утырдым. Кулда трактор булгач, машинаны кирәксенмәдем дә. «Итекченең итеге булмас», – ди халык. Кабат машина алырлык акчасы булмады инде аның. Хәерле булсын! Монысы да аның Аллаһ бүләге. Энем яңаны алгач, монысын миңа бирде. Йөреп торырга ярый, олан, йөреп торырга ярый, – диде.
Зөфәр куен кесәсенә кулын тыкты. Машиналык акча урынында иде. Акылына килгән уеннан кире кайтмады.
 – Мә, бабай, монысы да Аллаһ бүләге, – дип куен кесәсеннән акча төргәген чыгарып бабайның учына салды.
Бушап калган кесәгә җылылык йөгерде. Йөрәкне җылытты. Бу җылылыктан җанга ниндидер аңлатып бетерә алмаслык рәхәтлек иңде. Зөфәр таулар күчерергә әзер иде. Гомер буена тракторда эшләп тә, машиналык акча юнәтә алмаган юлчы бабай исә кулына тоткан акчаларга карап өнсез калды. Бары тик: «Йә Аллам! Ураза аеның хикмәте инде бу!» – дип кенә кабатлый алды. Шулай итеп, чираттагы мал зәкяте тиешле урынын, тиешле кешесен тапты. Ураза аендагы мал зәкятенең хикмәте иде бу!
 
Гөлфия Насыйбуллина
 
Ислам динебезнең биш баганасы бар. Шуларның берсе – зәкят. Ул үз акылында һәм нисаб күләменә ия булган һәр мөселманга фарыз гамәл. Зәкятне ел дәвамында да түләргә була. Әмма күпчелек мөселманнар аны Рамазан аенда түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев