Мәләкәс аръягында төзелүче мәктәпкә укытучылар җитәме?
Мәктәп сентябрьдә ачыла.
Мәләкәс аръягында төзелүче яңа мәктәпне кадрлар белән туплау бара. «Аларның күбесе сайлап алынды, хәзер кайбер вакансияләр буенча эш алып барыла», – дип белдерде мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин.
Мәктәпкә ата-аналардан гаризалар да кабул итәләр. Биредә 5-11 сыйныф укучылары белем алачак. Мәктәп ишекләрен 1 сентябрьдә ачачак.
«11 ел эчендә бу 11нче мәктәп. Ел саен бер мәктәп төзергә вәгъдә иткән идем... Ул мәктәпләр төзелмәсә нәрсә булып бетәр иде микән?! Балалар өченче сменада укырлар иде», – ди мэр.
Бүгенге көндә Чаллыда 83 мәктәп бар. Икесе – шәхси. 24 мәктәптә ике сменада укыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев