Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мамыкмы, тинсулейтмы?

Кош мамыгы тутырылган куртканы кер юу машинасында гына да юарга мөмкин. Әмма бу очракта берникадәр саклык чаралары күрү киңәш ителә. * Юганнан соң куртканы кимендә өч тапкыр чайкатыгыз, югыйсә анда төрле таплар калырга мөмкин.


* Юарга салыр алдыннан каптырмаларын эләктерегез, төймәләгез һәм куртканы эчен тышка әйләндерегез.

* Мондый куртканы 30 градуслы суда, "деликатная стирка" режимында, махсус югыч өстәмәләр салып юарга кирәк.

* Әгәр киптергән вакытта даими рәвештә каккалап (келәм каккыч кулланырга да була) торасыз икән, куртка эчендәге мамык укмашмас. Мондый куртканы кипкәннән соң аеруча яхшылап кагарга кирәк.

Дым чыгара, җылы саклый

Кием базарында тинсулейт тутыргычлы өс киеме тәкъдим ителә. Моннан 40 ел элек ул поляр тикшеренүчеләре, спортчылар, хәтта космонавтларны җылытыр өчен тегелгән булган. Бүген исә тинсулейттан тау чаңгычыларына курткалар, комбинезон, спорт, турист киемнәре, баш, аяк киемнәре, бияләйләр тегәләр. Ул бик җылы, җиңел, карда, яңгырда юешләнми. Аны юганда кайбер кагыйдәләрне истә тоту мөһим.

* Автомат кер юу машинасында юарга була. Ләкин анда салыр алдыннан яка, җиңдәге пычранган урынны кием чистарткыч белән ышкырга кирәк. Капюшонын салдырып, кесә замокларын күтәреп, куртканы кирегә әйләндереп юарга киңәш ителә.

* Суның кайнарлыгы 40 градустан артмаска тиеш.

* Кер юу программасын "деликатная стирка", яки "ручная" дигәнгә куегыз.

* Сыгуга килгәндә, барабан минутына 600дән дә артык әйләнеш ясамаска тиеш.

* Порошок урынына сыек кер юу чаралары кулланыгыз.

* Ахырдан өстәп чайкатырга була.

* Тагын шуңа игътибарны юнәлтү мөһим: тинсулейттан тегелгән куртканы үтүкне кайнарлатмый үтүкләргә киңәш ителә.

http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X