Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Марафон үтәчәк

9 август көнне Гранд Авто Яр Чаллы марафоны-2014 үтәчәк. Узган елдагы кебек, узышларны зур форматта оештыру планлаштырыла. Марафон - 42 километр 195 метр озынлыктагы дистанция. Халыкара кагыйдәләр буенча, узышларда бары тик 18 яше тулганнар гына катнаша ала. Шулай ук спортчылар өчен 4 һәм 1 км озынлыктагы дистанцияләр тәкъдим ителә. Спорт...

9 август көнне Гранд Авто Яр Чаллы марафоны-2014 үтәчәк. Узган елдагы кебек, узышларны зур форматта оештыру планлаштырыла.

Марафон - 42 километр 195 метр озынлыктагы дистанция. Халыкара кагыйдәләр буенча, узышларда бары тик 18 яше тулганнар гына катнаша ала. Шулай ук спортчылар өчен 4 һәм 1 км озынлыктагы дистанцияләр тәкъдим ителә.

Спорт бәйрәме, гадәттәгечә, Азатлык мәйданында узачак. Ярышлардан тыш, биредә төрле күңелле эстафеталар, бәйгеләр оештырылачак, концерт программасы күрсәтеләчәк.

Марафонның төп бүләге ни булачагын әлегә сер итеп саклыйлар. Узган ел ярышларның җиңүчесенә 42 мең 195 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган иде.

Ярышларда катнашу өчен гаризаны runchelny.ru сайты аша тапшырырга мөмкин.

Һәр спортчыга марафонның махсус күкрәк билгесе һәм футболкасы биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев