Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Марат Гарифуллин: “Бер күрешү – үзе бер гомер”

Шәхси эшмәкәр Марат Гарифуллин - Чаллыда яшәүче Аксубай якташлар җәмгыяте җитәкчесе. Аны якташлары үзләренең таянычлары дип йөртәләр. Чөнки ул ярдәм сорап килгән якташларына гына түгел, сәнгать, театр әһелләренә дә кулыннан килгәнчә булыша. Калабызда узган бер генә милли чара да аның катнашыннан башка узмый. Ул аларны оештыруда ярдәм итеп кенә калмый,...

Чаллыда якташлар очраушларының яңа сезоны башланды. Әлеге уңайдан Аксубай якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Гарифуллин белән әңгәмә кордык.

- Марат әфәнде, быелгы якташлык җәмгыяте очрашуының үзенчәлеге нидә? Нинди яңалыкларыгыз бар?

- Безнең татар халкының "Бер очрашу - үзе бер гомер" дигән бик матур мәкале бар. Шуңа тугры калып, без мондый кичәләрне даими уздырырга тырышабыз. Быел күрше нурлатлылар белән бергә үткәрергә булдык. Кичәбез Аллаһының исеме һәм дога белән башланып китә. Әдәбият елы буларак, үзебезнең яктан чыккан язучыларны да хөрмәт белән искә алырбыз. 27 ноябрьдә күренекле татар язучысы Хәсән Туфанның тууына 115 ел тула. Без, аксубайлылар, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, якташыбыз Нәбирә Гыйматдинова белән горурланып яшибез. Язучылар Газиз Кашапов, Ирек Диндаров, Альберт Сафин, Наил Нәҗмиләрнең иҗатына әйләнеп кайтабыз. Балаларга алар турында сөйлибез. Якташларыбызга шатлыклы хәбәр җиткерәсем килә. Авыл халкының күптәнге хыялы тормышка ашты - быел Яңа Кармәт авылы мәктәбенә кадәр асфальт җәелде.

- Якташлар белән очрашуга районнарның хакимият башлыклары киләме?

- Алар чакырылды. Безнең район белән якташыбыз Камил Гыйльманов җитәкчелек итә. Ә Нурлат районы хакимият башлыгы Равил Кузюровның мондый очрашуларда булганы бар. Алар белән бергәләп кунакларны Аксубай чишмәләре суыннан кайнатылган чәй һәм Нурлат шикәре белән сыйларга җыенабыз. Чаллыда бу ике районнан чыккан танылган шәхесләр шактый. Әйтик, Равил Кузюровның туганы Сөләйман Кузюров ГЭСтагы Дан аллеясына җирләнгән. Мулланур Вахитов исемендәге икенче гимназия музеенда 40 ел мәктәптә эшләгән, якташлар җәмгыятьләрен оештыручы Чаллының данлыклы кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаеваның укытучысы Рәисә Кузюрованың фоторәсеме эленеп тора. Ул заманында гимназиянең медаль белән бүләкләнгән беренче укучысы була.

- Кунаклар арасында тагын кемнәр бар?

- Чаллыда яшәүче Россия һәм Татарстан язучылар берлегендәге барлык язучылар, сәнгать әһелләрен чакырдык. Алар тамашачыларга үзләренең иҗат җимешләрен бүләк итәрләр, дип уйлыйм.

- Марат абый, мондый кичәләрне оештырырга ярдәм итүчеләр бармы?

- Без Чаллы якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петровка рәхмәтле. Якташыбыз Марат Беляев та даими булыша. Бу кичәне оештыруда ярдәм итүчеләрнең барысына да Аллаһының рәхмәте яусын.

- Сез аксубайлыларның горурланырлык якташы гына түгел, Чаллы тарихын язучыларның да берсе, дисәм ялгыш булмас. Бу юнәлештә башкарылган эшләрнең кайберләренә тукталып үтегез әле.

- Быел "Объективта - шәһәр тарихы" дигән күргәзмәне оештыруда катнаштым. Максатым - киләчәк буынга Кама буендагы матур шәһәрне төзүчеләр, татар язучылары, татар артистлары турында мәгълүмат җиткерү. Балалар, яшьләр бу күргәзмәне карап, кемнәрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә гүзәл калабызда яшәүләрен белеп, аларны хөрмәт итсеннәр, милләтебез белән горурланып үссеннәр иде. Быел шәһәргә 85 ел тулды. Шул уңайдан тарихка, милли мәдәнияткә кагылышлы фотоларны туплап, экспозиция булдырдым. Ул яшь буынга тарихны өйрәнергә ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Мәсәлән, бер стенд легендар җитәкче Рәис Беляевның 80 яшьлек юбилеена багышланган чараларны чагылдыра. Икенчесендә Аксубай якташлык җәмгыятенең 25 еллыгына багышланган фоторәсемнәр урын алган. Биредә КамГЭСта мәгълүмат-исәпләү үзәге җитәкчесе булып эшләгән Рифкать ага Кормашев нигез салган Аксубай районы якташлык җәмгыяте башкарган эшләр белән танышырга була. Күренекле якташыбыз Рәис Беляевның тууына - 80, аның туганы Марат Беляевка 65 яшь һәм Чаллыда якташлар җәмгыяте оешуга 25 ел тулуга багышланган зур бәйрәм оештырдык.

- Сез якташлык җәмгыяте эше белән генә чикләнмисез. Яшь талантларны үстерүгә дә үзегездән өлеш кертергә тырышасыз.

- Мин мөмкинлегемнән чыгып, ярдәм сорап килүчеләргә булышам. Чаллыга "Йолдызлык" балалар фестиваленең сайлап алу турында катнашу өчен, якын-тирә район-шәһәрләрдән балалар, аларның талантын бәяләүче сәнгать әһелләре килә. Аларны каршылау, туклану мәсьәләсен хәл итәргә булышам. Моннан тыш, Кол Шәриф оныклары фестивале, "Сәләт" лагерын оештыруга да үз өлешемне кертергә тырышам.

- Марат әфәнде, "Сез алтын йөрәкле кеше" бәйгесе җиңүчесе дә бит. Бу исем мохтаҗларга ярдәм итүчеләргә бирелә.

- Мин тормышымны хәйриячелектән башка күз алдына да китерә алмыйм. Бу - үзенә күрә әниемнең васыятен үтәү. Ул: "Улым, авыр хәлдә калган кешеләргә - өлкәннәргә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә булышырга, аларның күңелен күрергә онытма", - дия торган иде. Мин газиз әниемнең әлеге сүзләрен хәтеремнән чыгармаска тырышам. Татар газета-журналларын яздыруга, инвалидлар җәмгыятьләренә дә ярдәм итәм. Кешеләргә күбрәк булышкан кешене Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев