Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Марат Әмирхановның яңа китабына «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары кергән

Әсәрләрдә татар тарихында зур әһәмияткә ия булган шәхесләргә багышлана Язучы Марат Әмирхановның яңа китабына «Олуг Мөхәммәд» һәм «Ир-Мамай» романнары кергән

Татар китап нәшрияты социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Әсәрләрнең икесе дә, татар тарихында зур роль уйнап та, тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән бөек шәхесләргә багышлана.

Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд җитәкчелегендә Казан ханлыгы тернәкләнеп, үсеп китә, дөнья мәйданына чыга, халыкара таныла.

Алтын Урданың иң катлаулы, болганчык дәверендә, ханнардан да югарырак абруйга ирешеп, күп еллар буе Алтын Урда сәясәтен билгеләгән әмир Мамай язмышы әле драматик, әле романтик рухта сурәтләнә, диелә бу хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев