Шəhри Чаллы

Марат Шакиров: “Театрга балалар сагынып килерлек булсын”

Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Әлеге сүзләрне бөек шагыйребез моннан бик күп еллар элек язып калдырган булса да, ул әле дә актуальлеген югалтмый. Миңа калса, театрга һәм, гомумән,сәнгатькә мәхәббәт орлыклары кеше күңелендә сабый чактан ук яралырга тиеш. Бүген, барлык әйләнә-тирә виртуальләшеп барган заманда, билгели ки, театрга игътибар кими. Бигрәк тә компьютер уеннарын уйнап үскән балаларны театрга алып баруы җиңелләрдән түгел. Ә баксаң, безнең шәһәрдә генә дә кечкенә курчак театрлары да бик күп икән. Сүземне “Жемчужинка» кур-чак театры җитәкчесе Шакиров Марат Назировичның интервьюсы белән дәвам итәсем килә.

-Марат Назирович, театр өлкәсенә ничек килеп кердегез?

-Театрга мин беренче адымнарымны 20 ел элек ясадым. Әлеге өлкәдә эшли башлау да үзенчәлекле булды. Мин Сама-ра өлкәсеннән безнең шәһәргә күчеп килгән бик талантлы актер белән танышып киттем. Ул чын мәгънәсендә кешеләргә эшләргә, ниндидер үрләр яуларга дәрт бирә торган кеше. Әлеге актерның ул вакытта үзенең курчак театры бар иде. Аның белән танышып, аралаша башлагач, ул мине үзе янына эшкә чакырды. Менә шунда театрга мәббәтем уянды да инде. Барысында яхшылап өйрәнеп, мин үземнең шәхси театрымны ачып җибәрдем.

-Димәк, сезнең тамашачыларыгыз ул – балалар. Бүгенге көндә кечкенә шәһәрдәшләребез, яшүсмерләр театрга йөриме?

-Әйе, безнең төп тамашачыбыз, әлбәт-тә, балалар. Балаларга курчак театры кызык. Чөнки кулларына тотып уйнаган уенчыклар, хәзер алар алдында телгә килеп сөйләшә. Курчак театры нәкъ менә шуның белән дә үзенә җәлеп итә. Ә олырак бала-ларны, билгеле, театр белән кызыктыру бүген кыенрак. Шуңа күрә дә без репертуртуарларыбызны кызыклырак итергә тырышабыз. Алар бер тапкыр килеп, театр карап киткәч, кире сагынып килерлек булсын. Курчак театры гына булса да, без аны заманча итәсебез килә. Хәзерге вакытта үзебезнең шәхси сайтны булдыру өстендә эшлибез.

-Нинди дә булса яшь чикләүләре бармы?

-Хәзерге вакытта безнең репертуарлар барысы да 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар өчен. Бик кечкенәләр әкиятләр яраталар, шуңа күрә алар өчен әкиятләр әзерлибез. Ә зурраклар өчен заманчарак итергә тырышабыз. Чөнки алар кечкенә булсалар да, заман белән бергә атлыйлар, мәктәп яшендәгеләрнең әкият карыйсы килми. -Репертуарлар ничек барлыкка?

-Репертуарларга идеялар төрлечә барлыкка барлыкка килә. Без мәгариф идарәсе методистлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән актив эшлибез. Аларның теләкләреннән һәм таләпләреннән чыгып репертуарлар әзерләнә. Нигездә, балалар өченфайдалы булган темаларга кагылабыз. Юл юрү кагыйдәләре, ут белән сак булу, әйләнә-тирә табигатне саклау кебек темалар бездә еш очрый. Шул ук вакытта классиканы да читләп үтмибез, Чуковский, Маршак, Носов әсәрләре буенча да репертуарлар әзерлибез.

-Театраль әсәрләр үзлектән дә барлыкка киләме?

-Әйе, минем үземә театр, сәнгать якын булгач, мин эштән өйгә кайткан вакытта да кызыклы күренешләр эзләп кайтам. “Синичкин календарь» дип аталган әсәр дә нәкъ менә шулай барлыкка килде. Октябрьский урманы яныннан кайтып барганда, мин көзге урманның матурлыгы белән хозурланырга туктадым. Бер агачта әллә ничә төстәге яфрак булуына шаккатым карап торган вакытта, ел фасыллары турында әкият туды.

-Сезнең театрыгызның йөзек кашы нәрсәдә дип әйтер идегез?

-Театрыбызның курчаклары һәм декорацияләрен чын-чынлап театрыбызның йөзек кашы дип әйтеп була. Һәрбер курчак әйтеп бетергесез мәхәббәт белән кулдан тегелә. Шунысында әйтергә кирәк, курчаклар бары тик сыйфатлы һәм экологик яктан барлык таләпләргә туры килгән материаллардан гына тегелә. Сыйфат беренче урында булырга тиеш, бигрәк тә сүз балалар турында барганда. Шуңа күрә тавышны да без профессиональ студиядә яздырабыз. Ул һәркем өчен аңлаешлы булырга тиеш.

-Белүемчә, сезнең хәзерге вакытта үз бинагыз юк.

-Әйе, бу безнең өчен иң зур проблемаларның берсе булып кала бирә. Репетицияләр ясау өчен без бүлмә арендовать итәбез. Бу, әлбәттә, уңайлы түгел.Ләкин проблемалар аның белән генә чикләнми. Безнең алда хәзер март аеннан бирле билгесезлек тора, март аеннан бирле без эшләмибез. Әле алга таба ничек буласын да беркем белми, кызганычка каршы. Шулай да без яхшыга өметләнәбез, бик тиздән кечкенә тамашачыларыбызга әйләнеп кайтырбыз.

-Димәк,тамашачылар сезгә түгел, сез маташачы янына барасыз?

-Әйе, кечкенә балалар булган җирдә без иң еш кунак. Әлбәттә, без теләгән җиребезгә үзлектән генә килеп керә алмыйбыз. Алда әйткәнемчә, без мәгариф бүлеге белән хезмәттәшлек итәбез. Шуңа күрә, нинди дә булса мәктәп яки бакчага барыр алдыннани алар белән киңәшләшеп, рөхсәт алабыз. Үзебезнең бина булып, сабыйларны шунда каршы алу теләге белән янып йөрибез. Ләкин барнәрсәдә без һәрвакыт без уйлаганча гына барып чыкмый шул.

-Марат Назирович, сез бит әле хәйрия эшләрен дә читләтеп үтмисез.

-Игелек җирдә ятмый ди халык. Үзебез гел балалар янында кайнагач, аларның безгә һәрберсе якын. Әйтик, кемнеңдер мөмкинлеге бар балаларын театрларга, төрле күңел ачу чараларына йөртергә, ә кемнекедер юк. Шуңа күрә без кулдан килгәнчә, балалар йортларына барып, театрлар күрсәтергә тырышабыз. Әлмәт белән Мизәләдә урнашкан балалар йортына, балалар дәвалана торган шифаханәләргә барабыз, үзебезнең шәһәр белән чикләнеп калмыйбыз, чит республикаларга да чыгабыз.

Һәр бала, нинди генә гаиләдә тәрбияләнүенә карамастан, сәнгатьне аңлап, яратып үсергә тиеш.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Марат Назирович.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: