Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Марс орбитасына Беренче Гарәп космик аппараты уңышлы чыкты

Дөньяда аппараты Марска барып җиткән биш ил арасына Гарәп Әмирлекләре дә керде

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Al Amal («Надежда») автоматлаштырылган планетаара станциясе, сишәмбе көнне, якынча 500 млн чакрым юл үтеп, Марс орбитасына уңышлы чыкты.

Гарәп Әмирлекләре дөньяда аппараты Марска барып җиткән бишенче ил булды, дип хәбәр итә илнең космик агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы.

Миссия 200 млн долларга бәяләнгән. Гарәпләрнең беренче планетаара станциясенең Марска очышы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре оешуга 50 ел тулуга багышланган.

Станция 20 июльдә Япониядә Танэгасим космик үзәгеннән H-IIA япон ракетасын йөртүче ярдәмендә эшли башлый.

Марстан 40 мең километр биеклектәге эллиптик орбитада торачак аппарат планетаның климатын һәм андагы һава торышы барлыкка килә торган атмосфераның түбән катламнарын өйрәнәчәк. Ул Марс атмосферасын күз күремендә, инфракызыл һәм ультрашәмәхә диапазонында күзәтү мөмкинлеге бирә торган өч камера белән җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев