Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Маршрут автобусы шоферы исерек хәлдә тоткарлана

Бүген ЮХИДИ инспекторлары рейд вакытында 35 нче маршрут автобусы шоферын тоткарлыйлар.

 Чаллыда 35 нче маршрут буенча йөрүче исерек «газель» машинасы шоферын тоткарлаганнар.

 Юл-патруль хезмәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен автомобильне туктаттылар.

Беркетмә тутырганда машина йөртүчедә исереклек билгеләре ачыклана. Тикшерү ир-атның, чыннан да, исерек хәлдә булуын күрсәткән.

64 яшьлек шоферга карата административ беркетмә төзелде. Автобус махсус тукталышка урнаштырылган. Шулай ук исерек хәлдә машина йөртүчене линиягә чыгуга юл куйган вазыйфаи һәм юридик затлар да административ җаваплылыкка тартылачак", - дип хәбәр итә Чаллы ЮХИДИ пропаганда бүлеге.

Чыганак Челны-биз

Фото ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев