Мәрхүмнең соңгы теләге: кайчан ярдырмаска була?
Һәр очракка аерым якын килергә кирәк.
Мәетне тиешенчә соңгы юлга озату – исәннәрнең изге бурычы. Соңгы вакытларда матбугат чараларында мәетләрне – өлкәннәрне, хроник авыруларны ярдыру мәсьәләсенә кагылышлы язмалар шактый басылды. Гамәлдәге кануннар буенча, өйдә кеше үлгәч хокук саклау органнары вәкилләрен чакыралар. Полиция килеп мәетне карый, белешмә яза. Мондый очракларда мәетне (аеруча картларны) беркем дә мәҗбүри ярдырырга тиеш түгел. 75 яшьтән соң үлемнең сәбәбе картлык дип саналганга күрә мәет ярылмый. Иң мөһиме – мәрхүмнең (мәрхүмәнең) туганнарына ярмау турында сорап язган гаризага өстәп, баш табиб белешмәсен алырга кирәк. Шунсыз мәетне җирләп булмый. Бу таләп 70-75 яшь арасында үлгән кешеләргә дә кагыла. Тик соңгы вакытларда үлгән кешенең яшенә, чиренә карамыйча, бөтенесен ярдыра башладылар. Бу киң җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды. Кешеләр диагнозы билгеле булганнарны һәм олы яшьтәгеләрне ярдыруга каршы.
Шәһәрдәшебез Хәмдия Вәгыйзова абыйсы үлгәч ярдырырга мәҗбүр итүләре турында сөйләде. «54 яшьлек абыебыз яман шештән өч ай эчендә үлде. Үпкәсендәге шеш башына кадәр таралган иде. Яман шешнең дәваланмый торган чир икәнен белсәк тә, терелтәсебез килде, Казан, Санкт-Петербург хастаханәләренә алып бардык. Санкт-Петербургта шәфкать туташы миңа әкрен генә: «Апа, ник интектереп йөртәсез... Соңгы стадия бит», – диде. Абыем шул сүзләрне ишетеп, башта дарулар да эчмәде... Без мөмкин булганның барысын да эшләдек: табиблар кушканча да, халык медицинасы буенча да дәваладык, кадер-хөрмәт күрсәттек. Соңгы аенда бик җәфаланды. Үлеп китсә, бу газаплардан котылыр иде дип, хәтта Аллаһы Тәгаләдән абыемның үлемен сорадым. Абыем 10 март иртәсендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Диагнозы билгеле булса да, участок табибы хәлен белешеп торса да, бәлки ул башка чирдән үлгәндер дип, ярдырмыйча үлеме турында белешмә бирмәделәр», – диде ул.
«Безнең әти бакчада эшләп йөргән җирдән үлде. Бу криминаль очрак булып санала икән. Аны моргка алып киттеләр, ярып, тиешенчә юып бирделәр. Ярсалар да, төгәл диагнозы бер ай узгач кына билгеле була диделәр. Без мөселман кешеләре ярдыру яклы түгел. Әмма канун буенча тиеш икән, каршы килмәдек. Яруга төгәл диагноз билгеле булмагач, нигә мәетне ярырга дигән сорау калды инде күңелебездә. Ярдырган өчен 6 мең сум акча түләдек. Гримлап, матурлап озатасыгыз килсә, 8 мең сум түлисе икән. Без әтине алган көнне 93 яшьлек әби мәетен чыгардылар. Менә аны ник ярдырып җәфаларга? Вакыты җиткән бит. Барыбыз да маңгаебызга язылган көнне Аллаһы Тәгалә хозурына барабыз», – ди Ленар Вәлиев.
Ислам динендә мәетләрне ярдыру хупланмый. Пәйгамбәр с.г.в.: «Үлгән кешеләрнең сөякләрен кисү, сындыру исән кешенекен сындырган кебек», – дигән. Димәк, мәетнең сөякләрен сындырырга, кисәргә, аны газапларга ярамый. Юып, кәфенләп кояш баеганчы (тизрәк булган саен яхшырак) Аллаһ хозурына тапшырырга кирәк.
Һәр очракка шәхси якын килергә кирәк
Якын кешене соңга юлга озату һәр гаиләгә кагыла торган мәсьәлә. Мәетне ярдырмыйча гына җирләп буламы? Кайсы очракларда? Әлеге сорауларны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге мөдире Венера Маныловага җиткердек. Ул эшчәнлекләрен «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы 323нче федераль законга һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 2013 елның 6 июнендә кабул ителгән «Патологоанотомик ярулар уздыру тәртибе турындагы» 354нче боерыгына нигезләнеп башкаруларын әйтте.
– «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы канунның 67нче маддәсе нигезендә, мәетне яру кешенең үлем сәбәбен белү һәм диагнозын ачыклау өчен башкарыла, – дип, ул ярдыру мәҗбүри булган очраклар турында сөйләде.
Мәетне ярдыру мәҗбүри булган очраклар: кешене үтергәннәр дигән шик туса; үлемгә китергән авыруның соңгы клиник диагнозын яисә үлемнең турыдан-туры сәбәбен билгеләү мөмкин булмаса; хастаханәдә үлгән кешегә медицина оешмасы тарафыннан бер тәүлектән дә кимрәк медицина ярдәме күрсәтелсә; даруларны яисә диагностик препаратларны артык дозада куллану шиге булса; кеше йогышлы авырудан үлсә яки шундый шик булса; шешнең гистологик верификациясе булмаганда рактан үлсә; экологик бәла-каза нәтиҗәләре белән бәйле авырудан үлсә; йөкле, бала табучы хатын-кыз, яңа туган һәм 28 көнгә кадәрге бала үлсә; үле бала туу факты булса; суд-медицина тикшерүе кирәклеге расланса.
Ярдырмаска мөмкин очраклар: дини карашлардан чыгып кеше үзе исән чагында ярудан баш тартып гариза язган булса; ул үлгәч якын кешесе – ире, хатыны, якын туганы (баласы, әти-әнисе, уллыкка, кызлыкка алынган кешесе, бертуганы, оныгы, бабайсы, әбисе) яисә башка туганнары яки законлы вәкиле дини карашлардан чыгып ярдырудан баш тарткан очракта.
Дин әһеле, «Утыз Имәни» мәчетенең имам-хатыйбы Илгиз Шәйхинуров бу мәсьәләгә үзенең фикерен белдерде:
– Мәетне ярдыруга сәбәп юк икән, аны Ислам дине шартларына туры китереп, юып, кәфенләп соңгы юлга озатырга кирәк. Чөнки ярганда аның нәҗесе, каны чыга, госеле тормый. Картлыгы җитеп, үз үлеме белән вафат булганнарны ярдырырга кирәк дип санамыйм.
Тормышта төрле хәлләр була бит. Балалары, туганнары арасында аңлашылмаучылык, низаглар чыкса, үлемнең сәбәбен белергә кирәк булганда, мәетне ярдырмый чара юк.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов та 80 яшьтән узган, үз үлеме белән мәңгелеккә киткән өлкәннәрне ярдырмау турындагы тәкъдимен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына юллады. Соңгылары бу мәсьәлә буенча ТР Диния Назарәте белән берлектә киңәшмә дә үткәрделәр. Әмма әле хокукый документ кабул ителмәде.
ТР Дәүләт Советының социаль комитет рәисе Светлана Захарова һәр очракта шәхси яктан якын килергә икәнлеген искәртте:
– Чаллыда 4нче шифаханәдә баш табиб булып эшләгәндә дә, хәзер дә бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә туры килә. Арабызда төрле кешеләр бар. Кеше хроник авырулар (яман шеш, инсульт, паралич) белән чирләп, даими рәвештә табиб күзәтүе астында булса, яше 80нән уза икән, аны ярдырмыйча дини кануннар буенча җирләргә мөмкин. Мин шул күзлектән чыгып, берничә кешегә үлем турындагы белешмә алырга булыштым.
Минемчә, һәр очракта аерым якын килергә кирәк. Әйтик, өлкән, авыру кешене балалары, туганнары яхшы карый, табиб күрсәтмәләрен үти икән, мондый очракларда сәламәтлек саклау учреждениесендә табиблар комиссиясе нигезендә үлем турында белешмә алып була. Моңа табиблар да каршы килми.
Кайбер очракларда туганнарын тиешенчә тәрбияләмәүчеләр якыннары үлемендә бер-берсен гаеплиләр. Ашатмыйлар, хәтта карт әти-әниләрен кыйнап үтерүчеләр дә бар. Диагнозны дөрес куймады, дөрес дәваламады дип, табибларны гаепләү очраклары да күзәтелә. Кешеләр сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрне Аллаһы Тәгаләгәдән дә өстен күреп, кешене бар очракта да терелтергә тиеш дип саныйлар.
Бер очрак исемә төште. Йөрәк авырулы хатын-кыз даруын ялгыш тиешле дозадан арттырып эчкән. Шуннан соң аның хәле авырайган, ашыгыч ярдәм чакырганнар (бригада 8 минут эчендә килгән), ләкин хатын ул килгәнче үлгән. Бу ханымның балалары, ашыгыч ярдәм озак килде дип, табибларны гаепләмәкче булганнар һәм әниләрен ярдырырга карар кылганнар. Әтиләре исә: «Әниегезнең чире билгеле. Яше дә зур, ярдырып интектермик. Аллаһтан китәр вакыты җиткән», – дип катгый итеп үз сүзен әйткән. Билгеле инде, мондый бәхәсле очракларда күңелдә шик калдырмас өчен бәлки мәетне ярдырырга да кирәктер.
Мәетне ярдыру мәсьәләсен беренче чиратта мәрхүмнең, туганнарының теләген истә тотып хәл итәргә кирәк. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең куркынычсызлыгы да тәэмин ителергә тиеш, чөнки, әйткәнемчә, табибларны нигезсез рәнҗетүчеләр да очрый.
Казанда тиздән сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган конференция була. Анда мәетләрне ярдыру турында да сөйләшү булыр дип уйлыйм, – диде ул.
P.S. Мәгълүм булганча, Ислам дәүләте дип саналган Төркиядә олы яшьтәге кешеләрне, гадәттә, ярдырмыйлар. Бары тик җинаять яки шикле үлем очрагында гына якыннары рөхсәте белән ярдырып нәтиҗә язалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев