Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Маша һәм аю”ны мөселманнар ни өчен ярата?

Ни өчен “Маша һәм аю” мультфильмы мөселман илләрендә популяр? Сез никадәр популяр икәнен күз алдына да китерә алмыйсыз! Мультик үзе дә, уенчык Маша да Иран, Индонезия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр һәм хәтта Пакистанның теләсә кайсы кибетендә диярлек бар, дип хәбәр итә "Ислам в России".

Балалар безнең Машаны бик ярата. Мондый феноменаль уңышның сере нәрсәдә соң?
Машага җентекләберәк тагын бер тапкыр карагыз әле. Җавап бик гади: мультфильм герое башына яулык ябынган һәм озын итәкле күлмәк кигән! Бер сүз белән әйткәндә Маша шәригать кануннары буенча киенгән. Мөселманнарча киенгән мультфильм героен һәм уенчыкларны ата-аналар да бик тиз үз иткән, балаларына сатып ала башлаган.
“Маша һәм аю” мультфильмы иң тәүдә Төркиядә күрсәтелгән һәм аннары Индонезияне яулаган. Бу илләрнең кибете курчаклар белән тулган. Эш мультикта һәм уенчыкларда тукталмый. Тиздән Джакарта балалар киеме кибетләрендә Машаныкы кебек хиҗаблар сатыла башлаячак.
Нәтиҗәдә, Диснейны артта калдырып, гарәп илләренең күпчелегендә Маша иң яраткан мультфильм героена әйләнә.

 

 

https://kiziltan.ru/kyzyk-news/18638-ni-chen-mselmannar-masha-m-ayuny-yarata.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев