Шəhри Чаллы

Машина белән ялда булып кайткан гаилә: «Ник бер кеше битлек яки пирчәткә кисен!»

Бәлки, дөрес тә уйлап бетермәгәнбездер. Гадәт буенча, быел да иксез-чиксез илебезнең көньяктагы биләмәләрен урап кайтырга булдык.

Самолет, поездларда куркынычрак булыр дип, үз машинабыз белән юлга чыктык. Шөкер, транспортыбыз сәяхәт өчен көйләнгән. Ашап-эчү генә түгел, хәтта өстенә беркетелгән махсус палаткада төн үткәреп тә була. Балалар белән гел «кыргый» булып кына йөрмисең, әлбәттә.  Анападан ерак түгел  бер кунакханәгә урнаштык.   Ашханәләргә бармас өчен аш бүлмәсе булганын сайлап алдык. Азык-төлекне кибеттән алып, өйдә генә пешерәбез.  Үзебезчә, саклык чараларын  күрәбез инде.  Тик бар кеше дә безнең кебек уйламый икән шул.

Краснодардан ерак түгел бер станицада  даруханәгә керергә туры килде. Берәү: «Миңа нинди дә булса антибиотик бирегез әле», – дип провизорны аптырата. Тегесе, рецептсыз бирә алмыйм, дип аклана.  «Ничәнче көн  температура бит инде, берничек тә төшерә алмыйм», – дип  тавыш та күтәрә башлады клиент.  Табиблар янына барып рецепт юнәтә  алмагач, ял итәргә килгән кеше булып чыга инде бу. Бер чатлыкка посып, даруханәне күзәтәм. Ник бер кеше битлек яки пирчәткә кисен! «Ала карга» кебек берүзем басып торам.

Баксаң, көньяккарак юл тоткан саен, мондый саксызлык ешрак күзәтелә икән. Курортларда, әллә үзизоляция «тоткынлыгыннан» котылу шатлыгыннан, әллә  битарафлыктан, бу хакта  уйлаучы да юк. Әйтерсең,  читкә чыгып  киткәч, авыру сине «куып тота алмый». Коронавирус бөтенләй булмаган да диярсең.  Бина эчләрендә билгеле бер араны саклау турында әйтеп торасы да юк. «Дистанцияне саклыйк әле. Читкәрәк китегез», – дигән үтенечкә тиле кешегә караган кебек карыйлар. Без, кая гына керсәк тә,  битлектән йөрүебезне дәвам итәбез.  Кайберәүләр моны гайре табигый хәлгә исәпләп, теләсә нинди сүзләр әйтүдән дә тартынмыйлар.

Кибетләрдә дә хәлләр шундыйрак. Дөрес, кибетчеләр битлекне ияккә «тарттырып» куйганнар. Тик авыз да, борын да ачык. «Нишләп кагыйдәләрне үтәмисез, саклык чараларын күрмисез?» – дигән сорауга кул гына селтәделәр. «Ул чүпрәктән нинди файда бар соң?» – дип, соравыма сорау белән җавап бирделәр.  Аңлашыла ки, үзләре үтәмәгәч, сатып алучылардан да таләп итә алмыйлар.  Югыйсә кибеткә керә торган урында  битлек, пирчәткә кию, метр ярым ара калдыру хакында да кисәтелгән.  Антисептиклар да куелган.  Сувенирлар сата торган бер кибетче белән сөйләшәм. «Быел сезон болай да соң башланды.  Акча эшләп булмады. Нинди битлек ди ул? Хәтта ялангач керсәләр дә, бер сүзебез юк. Алсыннар гына», – ди ул.  Бер туристтан ни өчен бу кагыйдәләргә битараф булулары турында кызыксынам. Калуга өлкәсеннән икән.  «Мондый саклану чараларының барыбер бернинди нәтиҗәсе юк. Янәшәдә авыру кеше булса гына кияргә кирәк аны», – ди ул. Шулаен шулай да, тик менә янәшәдә авыру кеше булмас дип кем гарантия бирә ала соң? Табиблар әйтүенчә, аның бит бернинди симптомнары да булмаска мөмкин.  Чирләп йөргән кешеләр дә очрамый түгел. Шундук үзем дә  даруханәдә булган хәлне  искә төшердем.

Мин  бу битарафлыкның  сәбәпләрен барыбер аңлап бетерә алмадым. Югыйсә барысы да үзебездән тора бит инде. Ялга китәр алдыннан Казанда бер азык-төлек кибетенә кергән идем. Битлегем бар, әмма пирчәткәне кияргә өлгермәгән идем әле.  Сакчы, туктатып, тизрәк кияргә кушты.  Тирә-якка күз салсам, ялан куллы кешеләр дә бихисап. «Әнә бит кимәгәннәр, ә мине мәҗбүрилисез», – дидем мин, үземчә ризасызлык белдереп. Беләсезме, ул миңа нәрсә диде? «Бу – сезнең сәламәтлек. Башкаларга карамыйча гына үзегезне сакларга өйрәнегез». Бу сүзләр хәтеремә нык уелып калды.

Сез дә үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз!

Гүзәл Әхмәтҗанова

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: