Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина чакыртып акчасыз калганнар

Чаллыда ике туташ сервис аша машина чакырткан булган, тик машина урынына алар акчасыз калганнар

“Попутчики” сервисы аша машина эзләгәндә сак булыгыз. Бу көннәрдә Чаллының ике туташы әлегне сайт аша машина юллаганда акчасыз калганнар.

Бу хәбәрне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

 

Алар йөртүче белән вакытын һәм барлык шартларын белешкәч, машина хуҗасы аларга “куркынычсыз” түләү өчен сылтама җибәрә, әлеге сылтама буенча туташлар карталарының реквизитларын керткәннәр, тик 300 сум урынына аларның карталарыннан 15 мең һәм 10 мең сум акча алынган.  

Зыян күрүчеләр полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук сакчылары телефон номеры Самара өлкәсендә теркәлгәне ачыклаган. Җинаять эше кузгатылды.

 

Чыганак: Реальное время

Фото Ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X