Шəhри Чаллы

Машина чокырга төшеп ватылса, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Машинаның юлдагы чокырга төшеп ватылуы закон нигезендә юл һәлакәте (ДТП) санала. Шуңа күрә аны да рәсми рәвештә теркәргә кирәк.

– Яңгырлы көнне машинам юлдагы чокырга төшеп китте. Бер як тәгәрмәч белән бампер ватылды. Андый чакта да ЮХИДИ чакыртып, беркетмә төзетергә кирәк, диләр. Шуны аңлата алмассызмы икән?
Ризван В. 

Александр Ермаков, юрист:
– Машинаның юлдагы чокырга төшеп ватылуы закон нигезендә юл һәлакәте (ДТП) санала. Шуңа күрә аны да рәсми рәвештә теркәргә кирәк. Дөрес, ул җиңелчә юл һәлакәте санала, шуңа күрә ЮХИДИ инспекторлары аны, гадәттә, мөстәкыйль рәвештә генә теркәргә куша. Әмма болай эшләү бер дә отышлы түгел. Инспектор машинаның нәкъ менә юлларның начар булуы аркасында ватылганын теркәргә тиеш. Ул язып биргән белешмәдә машинаның маркасы, аның кайсы өлеше, ни дәрәҗәдә, кайда, кайчан зыян күргәне – барысы да төгәл күрсәтелергә тиеш. Моннан тыш машина төшкән чокырның озынлыгы, киңлеге, тирәнлеген күрсәтеп, акт та төзелергә тиеш. Бу урында чокыр барлыгы турында кисәткән юл билгеләренең юклыгын да күрсәтергә кирәк. Бу документ булмаса, юлчылардан матди зыян өчен акча таләп итеп булмаячак. Инспектор бу һәлакәттә сезнең бер гаебегез дә булмау турында беркетмә төзеп бирсә дә, яхшы булачак. Бу көнне төзелгән барлык документларның күчермәсен ясагыз.

Яныгызда шаһитлар да булса, телефон номерларын алып, алардан вакыйга булган урын адресын, чокырга төшкән машинагызны, аның ватылган, яньчелгән, кителгән урыннарын, чокырны фотога төшерүләрен сорагыз.
Юлларның торышына кагылышлы ГОСТ таләпләре нигезендә, аларда юл ятмасында җитешсезлекләр булырга мөмкин. Әмма аларның зурлыгы билгеле бер дәрәҗәдән артмаска тиеш. Әйтик, юллардагы чокырларның озынлыгы – 15 сантиметрдан, тирәнлеге – 5 сантиметр һәм мәйданы 600 квадрат сантиметрдан да артмаска тиеш. Әгәр машинага зыян салган чокырның зурлыгы шушы саннардан артып китсә, матди зыян өчен ярдәм сорарга мөмкин. Моның өчен бәйсез белгеч чакыртып, машинага салынган зыянны исәпләтергә туры киләчәк.

Аннары, сезнең машинагызга зыян салган юлның кайсы оешма карамагында икәнлеген ачыклап, җитәкчелектән, матди зыян өчен акча таләп итеп, дәгъва белдерергә кирәк. Хатка җавап бирүче булмаса, судка гариза язарга туры киләчәк.
Дөрес, ЮХИДИ инспекторлары бу очракта машина йөртүченең үзен дә гаепле итеп калдырырга мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пункты нигезендә «тимер ат» иясе һава шартларына бәйле рәвешле тиешле тизлекне сайларга, куркыныч булган очракта, туктарга тиеш. Шуңа күрә әгәр машина йөртүче үзе гаепле булса, эшне зурга җибәрүдән мәгънә юк. Әмма авария юлдагы яшерен чокыр, кимчелекләр аркасында чыккан булса, ахыргача үз сүзеңдә торып, инспекторларга беркетмәне дөрес итеп төзетергә кирәк.

фото:autodromo.ru

Чыганак: https://vatantat.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: