Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина тәгәрмәчләренә “ау” сезоны ачылды

Көннәр җылытып, юллар кардан арыну белән, машина йөртүчеләр тәгәрмәчләрне алыштыра башлыйлар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе полиция башлыгы урынбасары (оператив эш буенча) Сергей Байдин билгеләп узганча, бу чорда машина тәгәрмәчләрен урлаучылар аеруча да активлаша. Инде шундый бер очрак теркәлгән. Карак сәгать ярым вакыт эчендә, бер шәһәрдәшебезнең...

- Җинаятьчеләр, гадәттә, төнге сәгатьләрдә эш итәләр. Еш кына машинаның дүрт тәгәрмәчен дә салдырып, аны кирпич, домкрат яки, гомумән, "түшенә" утыртып калдыралар. Шуңа да машина йөртүчеләрне уяу булырга чакырам. Әлбәттә, һәр вакытта да машинаны гараж яки стоянкада калдырып булмый. Әмма аны йорт янына кичкелеккә куйган очракта да куркынычсызлык чараларын күрергә була. Аларның иң гадие - көпшәкләргә саклык капкачларын урнаштыру, - дип хәбәр итте белгеч.

Моннан тыш Сергей Байдин чаллылыларга мөрәҗәгать итеп, төнге вакытта машина тәгәрмәчләрен алыштыручыларга юлыкканда 02 яки 112 хезмәтенә шалтыратып хәбәр итүләрен дә сорады.

-Битараф булмагыз! Әгәр дә сез каракларга юлыгасыз икән - полициягә хәбәр итегез. Алар барысын да ачыклаячак, - диде ул.

Гомумән, 2017 елның беренче кварталында машина караклары тарафыннан башкарылган 38 җинаять очрагы теркәлгән. Күпчелек очракта алар видеорегистратор, антирадар, аккумулятор һәм машина эчендә калдырган кыйммәтле әйберләрне урлаганнар. Караклар арасында Кулибиннар да очрый. Мәсәлән, агымдагы елның март ахырында машинаны сканерлау ысулы ярдәмендә ачып, аннан акчаларны урлаган шундый ике яшь егет тотылган. Аларның моңа кадәр дә ике җинаять кылганлыгы ачыкланган. Гомуми салган зыян күләме якынча ун мең сум. Шунысы үзенчәлекле: егетләр машинаны сканерлап ачып керү җайланмасын үзләре ясаган булганнар. Бүгенге көндә алар кулга алынып хөкем җәзасын көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев