Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина тәгәрмәчләрен кайчан алыштырырга?

Бер атна буе термометр баганасында +5 градус температура сакланса, җәйге резинаны кышкысын алыштырырга вакыт, ди автоэкспертлар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда йөрүне тыючы закон гамәлдә. Кышын исә җәйге резина белән йөрү куркыныч кына түгел, бу – ахмаклык.

* Кышкы шинаны җәйгедән ничек аерырга? Кышкысында, билгеле, махсус шиплар тора һәм MS яки M/S дигән язу була. Мондый билгене, нигездә, Европа җитештерүчеләре куя. Безнекеләрдә исә, гадәттә, кар бөртеге сурәтләнгән. Кышкы резина җәйгегә караганда йомшаграк.
* Резина составында кирәкле һәм алыштыргысыз компонент – силика. Аның ярдәмендә ягулык, ким дигәндә, 5 процентка кимрәк тотыла.
* Шиналарның куллану вакыты машинаны ничек йөртүеңнән тора. Алар файдаланылмаган очракта да тиз “картая”. Кайчан җитештерелүе резинаның үзенә язылган.
* Ашалган, ярылган яисә киселгән урыннары булган резинаны кулланырга ярамый. 6 елдан артык сакланган резинаны да куярга киңәш ителми.
* Кайбер очракта юллар кар-боздан чистаргач та машина хуҗалары резинаны алыштырырга ашыкмый. Шуны онытмаска кирәк: йомшак резина җылыда тизрәк ашала, шулай ук аның тотрыклылыгы кими.
* Кышкы резина өчен аерым дисклар булдыру кирәк. Беренчедән, сезон саен аларны алыштырып торасы булмый, икенчедән, кышкы юлга сибелгән тоз дискның буявын ашый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар

2
X