Шəhри Чаллы

Машина төзүчеләрне зурладылар

20 сентябрь көнне Чаллыда Машина төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасы "КАМАЗ" мәдәният йортында узды. Анда "КАМАЗ" заводының беренче төзүчеләре, яшь белгечләр, оешманың җитәкчеләре һәм шәһәр хакиме катнашты.

Әлеге бәйрәм шәһәребез өчен аеручы да мөһим. Калабызның үсеше, яңа тарихы аның белән бәйле. Машина төзелеше сәнәгатьнең дә мөһим тармагы булып, икътисатыбызның нигезен тәшкил итә. Бүгенге көндә шәһәребездә 23 оешма машина төзелешендә үз өлешен кертә. Аларда 45 меңнән артык чаллылы хезмәт күрсәтә.

Яр Чаллы - машина төзелеше белән данлыклы. Бәйрәм көне уңаеннан "КАМАЗ" мәдәният йорты каршында оештырылган КАМАЗ авыр йөк машиналар күргәзмәсе моны тагын бер кат дәлилләде. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә моны ассызыклап, барлык машина төзүчеләрне бәйрәм белән котлады.

-Хөрмәтле машина төзүчеләребез һәм әлеге тармакның ветераннары, сезгә корычтай сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Әлеге өлкәдә хезмәт куючыларга уңышлар юлдаш булсын, - диде хаким. Моннан тыш Наил Мәһдиев шәһәребезнең машина төзелеше өлкәсендә зур өлеш керткән хезмәтчеләрне бүләкләләде дә. Чара матур концерт белән төгәлләнде.

Альбина ЗАРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: