Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга киңәш ителә

Татарстан дәүләт инспекциясе юл-метеорология шартлары начарлану сәбәпле, шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә карлы яңгыр, урыны белән томан, җил көчәюе көтелә. Температура үзгәреп тору сәбәпле юлларда бозлавык булуы мөмкин. Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә, кичектергесез булмаган очракта, торак пунктлардан ерак китүдән тыелып торырга чакыра. Моннан тыш юлларда юл-метеорология шартлары торышына карап, куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй тизлек саклау сорала. Шулай ук куркыныч маневрлар кылу киңәш ителми.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/06/136247/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев