Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машиналарны газга күчергәндә чыгымнарның 60% ын дәүләт түлиячәк

20 июльдән башлап коронавирус пандемиясеннән соң икътисадны торгызу өчен Россия Хөкүмәтенең бизнеска ярдәм итү программасы эшли башлады.

Бу ел башыннан Татарстанда 800дән артык автомобиль бензиннан метанга күчерелгән. Республика буенча барлыгы 7 меңгә якын автомобиль йөри, алар газга күчерелгән яки шундый җиһазлар сатып алган, дип сөйләде компания директоры Денис Савельев. 

«Республика территориясендә урнаштыру стандартлары буенча аккредитацияләнгән 15 кә якын сервис эшли. Алар турында мәгълүмат Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы порталында урнаштырылган. Казанда шундый ике үзәк эшли. Сез сервиска документлар пакеты белән мөрәҗәгать итәсез: паспорт, транспорт чарасына документлар, һәм, кагыйдә буларак, 6-7 сәгатьтән соң газлы машина алачаксыз», — дип сөйләде ул.

20 июльдән гражданнарга, шул исәптән үзмәшгуль, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасы эшли башлады, аның буенча газ җиһазлары урнаштырылган 30% урынына 60% ташлама алачак. Тагын 30% ын «Газпром» маркетинг программалары хисабына түлиячәк. Шулай итеп, үз автомобильләрен газга күчерергә теләүчеләргә бәянең 10% ын түләргә кала, дип билгеләп үттеләр ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Бүгенге көндә җиһазларның уртача бәясе - 85 мең сум. Транспорт чарасын кулланучы яки хуҗасы аны 30-35 мең сумга сатып ала ала һәм тагын 27 мең сумга газ өчен аңа карточка биреләчәк. Ягъни хуҗаның нәтиҗәдә чыгымнары 5-7 мең сум тәшкил итәчәк", - дип өстәде Савельев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев