Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бозлы яңгыр машинага зыян салмасын өчен нишләргә?

“Тәрәзәләрне иң соңгы чиратта гына каплагыз. Чөнки аларны алыштыру, машинаның башка урыннарын төзекләндерүгә караганда, артык кыйммәткә төшмәячәк”, - ди белгечләр.

“Боз яуганда машинада барасыз икән, кереп ышыкланыр урын булмаса, транспорт чарасын юл кагыйдәләре рөхсәт иткән якындагы урында туктатып торыгыз”, - ди белгечләр. Чөнки хәрәкәт иткәндә автомобильгә ныграк зыян килә икән. Шулай ук аларның киңәше буенча, иң элек транспорт чарасының салдырып алып булмый торган элементларын капларга кирәк.  Мәсәлән, түбәсен. Аны салондагы һәм багажниктагы резин келәмчекләр белән ябарга кирәк. Чөнки йомшак япмалар боздан әллә ни саклап кала алмый. 

Аннары инде багажник һәм капотның эчендәге обшивка материалын алырга була. Алар ярдәмендә транспорт чарасының калган урыннарын каплыйлар.

“Тәрәзәләрне иң соңгы чиратта гына каплагыз. Чөнки аларны алыштыру, машинаның башка урыннарын төзекләндерүгә караганда, артык кыйммәткә төшмәячәк. Һәм иң мөһиме – үзегез дә саклык чаралары турында онытмагыз. Әгәр дә баш киемегез юк икән, машина урындыгының өске өлешеннән тышлыгын салдырып кия аласыз. Эченә целлофан пакет, кәгазь, чүпрәк ише әйберләр дә тутыру турында уйлагыз. Алар башыгызны яраланудан саклап калыр”, - ди белгечләр. 

Илшат Солтанов

фото: autoflit.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт