Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мас­саж гы­на ди­мә­гез...

Фи­гу­ра­ла­рын тәр­тип­тә то­ту­чы­лар ва­куум мас­са­жы­ның ни икә­нен ях­шы бе­лә. Ел­дан-ел яңа төр ап­па­рат­лар уй­лап та­ба­лар, тех­ни­ка­сы да ка­мил­лә­шеп то­ра. Бу хак­та та­гы да күб­рәк мәгъ­лү­мат туп­лау өчен без кос­ме­тик мас­саж ос­та­сы Гөл­наз Мин­га­ти­на­га мө­рә­җә­гать ит­тек.

- Гөл­наз, го­му­мән ап­па­рат­лы ва­куум мас­са­жы­на ке­ше­ләр ни өчен йө­ри?

- Аны фи­гу­ра­ла­рын тәр­тип­кә ки­те­рер өчен яса­та­лар. Ул цел­лю­лит­ны бе­те­рә, тән ти­ре­сен ны­гы­та, тө­сен һәм элас­тик­лы­гын ях­шыр­та. Мон­нан ка­ла ор­га­низм­да җы­ел­ган ток­син­нар­ны чы­га­ра, мат­дә­ләр алы­шын ях­шыр­та, май кат­ла­мын ки­ме­тә. Бу мас­саж­да баш­та гә­ү­дә үл­чә­ме ки­ми, ан­нан соң ар­тык авыр­лык ки­тә. Чөн­ки тән­дә­ге май кат­ла­мы үзе ар­тык авыр тү­гел. Әм­ма ул мат­дә­ләр ал­ма­шы­на ко­ма­чау­лый. Шул рә­веш­ле тән­дә кан ое­ша, тоз­лар җы­е­ла, су тот­кар­ла­на. Май кат­ла­мын “куз­гат­кан­нан” соң мат­дә­ләр ал­ма­шы ях­шы­ра һәм тән авыр­лы­гы ки­ми. Ми­нем прак­ти­ка­да гы­на үл­чәм­нә­ре 3,5 хәт­та 7 сан­ти­метр­га ка­дәр ки­ме­гән ха­тын-кыз­лар бар. Мас­саж­дан соң алар бер­ни­чә раз­мер­га ка­дәр ке­че­рәк ки­ем­нәр кия баш­лый. Үз­лә­рен хә­рә­кәт­лән­гән­дә җи­ңел, го­му­мән сә­ла­мәт­лек­лә­ре ях­шыр­га­нын си­зә­ләр. Шак­тый гы­на ком­п­лекс­ла­ры юк­ка чы­га, үз-үз­ләр­не­нә ыша­ныч ар­та.

- Мас­саж­ны син нин­ди җай­лан­ма бе­лән ясый­сың?

- Мо­ның өчен мах­сус ап­па­рат кул­ла­ны­ла. Аны баш­та җен­тек­ләп өй­рән­дем, бел­геч­ләр­нең фи­ке­ре бе­лән та­ныш­тым. Ул чы­дам­лы, кул­ла­ну­да бик га­ди, шул ук ва­кыт­та функ­ци­я­лә­ре дә күп. 5 на­сад­ка­сы бар: ка­ви­та­ция, “тән­гә –Rf-лиф­тинг”, “бит­кә – Rf-лиф­тинг”, мик­ро­ток­лар. Ан­на­ры ми­не укыт­кан мас­саж ос­та­сы да шу­шы ап­парт­та ин­де 5-6 ел эш­ли иде.

- Бу мас­саж­ны кем­нәр­гә яса­тыр­га яра­мый?

- Авыр­лы ха­тын­нар­га, тром­ба­фи­лит авы­ру­лы, он­ко­ло­гия, ги­пер­то­ния, ОР­ВИ, ОРЗ, тән ти­ре­се һәм ге­не­тик авы­ру­лар бул­ган ке­ше­ләр­гә яса­ту ты­е­ла. Ба­ла тап­кан­нан соң  2 ай үт­кән­че һәм һәр ай ка­бат­ла­на тор­ган "ха­тын-кыз көн­нә­рен­дә"­дә дә мас­саж ки­ңәш ител­ми.

- Үз фи­гу­ра­ла­рын тәр­тип­кә ки­те­рер­гә те­лә­ү­че­ләр­гә нәр­сә ки­ңәш итер иде­гез?

- Мас­саж бе­лән бер­рәт­тән тук­ла­ну­ны тәр­тип­кә са­лып, спорт­ны да ку­шып җи­бәр­сәң нә­ти­җә­се та­гын да ях­шы­рак бу­ла. Әгәр дә мас­саж ясап шул ук ашау, яшәү рә­ве­шен кал­дыр­ган­да, үл­чәм­нәр ки­ре үз хә­ле­нә кай­та. Әл­бәт­тә, ор­га­низм­ны ял ит­те­рү­не, пси­хо­ло­гик сә­ла­мәт­лек­не дә күз уңын­да то­тар­га ки­рәк. Стресс ки­че­рә­сез икән, ни ге­нә эш­лә­сәң дә, ар­тык авыр­лык­ның сак­ла­нуы их­ти­мал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык