16 июль 2021 яңалыклары
-
МакSим күзләрен ачкан
Җырчы МакSим Россия көнендә Казанда чыгыш ясаганнан соң, үпкә ялкынсынуы белән авыр хәлдә хастаханәгә эләкте.
-
Чаллыда Шамил Усманов урамында хәрәкәт чикләнәчәк
16 нчы июльдән 31 нче июльгә кадәр Шамил Усманов урамында, Халыклар дуслыгы проспектыннан Х.Туфан проспектына кадәр булган юл участогында транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү көтелә.
-
Җиләк-җимешнең сыйфатлысын гына алыгыз
Ни генә әзерләсәгез дә җиләк-җимешнең бары тик яңа җыелганын, сыйфатлысын алырга кирәк.
-
Бер көндә 2 еллык гөнаһлар кичерелә
Аллаһы Тәгалә илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйтте: «Шундый аерым көннәр бар ки, әлеге көннәрдә кылынган саваплы гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне гадәти көннәрдәгегә караганда берничә тапкырга артыграк бирә. Бу көннәр – Зөлхиҗҗә аеның (беренче) ун көне». Бу хәдисләр имам Әхмәд , Әт-Тирмизи, Әбу Давыт җыентыкларында китерелә. Ибн Габбастан Ибн Мәдҗәһ риваят кыла. Бу көннәрнең шулай аерып әйтелүенең үз сәбәбе дә бар кебек, чөнки нәкъ менә шушы көннәрдә Исламның баганасы булган төп гамәлләр кылына: нәфел намазлары укыла, ураза тотыла, Хаҗ үтәлә һәм сәдака тапшырыла.
-
Чаллыда бер ир-ат таганда атынучы баланы имгәтү турында хәбәрне прокуратура тикшерә
Полиция бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.
-
Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә ремонт тәмамланып килә
Төзүчеләр «Дулкын» йөзү бассейны төбенә плитә җәйгәннәр, хәзер җөйләрне каплау бара. Исегезгә төшерәбез, "М. Ш.Бибишев исемендәге «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе" МАУ спорт-сәламәтләндерү комплексы бинасын төзекләндерү берничә этапта уза. Беренче этап барышында спорт комплексы норматив хәлгә китерелде, хәзер бассейнны ремонтлау бара, өченче этапка футбол кырын төзекләндерү планлаштырылган. Бинаның гомуми мәйданы 5 469 кв. м тәшкил итә һәм үз эченә йөзү бассейнын, стадионны һәм трибунаны ала.
-
Чаллыда самокатта йөрүче баланы машина таптаган
Авария мизгеле төшерелгән кадрлар социаль челтәрләрдә чыкты.
-
Массаж гына димәгез...
Фигураларын тәртиптә тотучылар вакуум массажының ни икәнен яхшы белә. Елдан-ел яңа төр аппаратлар уйлап табалар, техникасы да камилләшеп тора. Бу хакта тагы да күбрәк мәгълүмат туплау өчен без косметик массаж остасы Гөлназ Мингатинага мөрәҗәгать иттек.
-
“Корбан чалу алдыннан ниятегез дөрес булсын!”
Ихлас күңел белән, Аллаһ ризалыгы өчен дип чалынган малның бер тамчы каны таму белән, барлык гөнаһлар да кичерелер. Мөселман кардәшләребезгә бөек Раббыбыз әнә шундый кадерле бүләк вәгъдә итә. Ә инде мондый мөмкинлектән кемнең генә файдаланып каласы килмәс микән?! Әйе, бәлигълек яшенә җиткән, үз акылында булган һәм матди хәленнән килгән һәркем әлеге әҗер-савапка ирешеп калырга омтыла. Шөкер, тиздән кардәшләребезнең изге уй-хыяллары чынга ашар. Динебездәге иң олы ике бәйрәмнең берсе - Корбан Гаетенә санаулы гына көннәр калды. Илебезнең кайбер төбәкләрендә, пандемия бәйле вәзгыять катлаулану сәбәпле, аны онлайн рәвештә генә үткәрергә исәп тоталар. Татарстанда исә әлегә хәлләр тотрыклы. Шулай да без, шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән очрашып, бәйрәмне үткәрүгә кагылышлы сорауларга ачыклык кертергә булдык.
-
Баласын имгәткән
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенең Чаллы шәһәре тикшерү бүлеге ике айлык кызын имгәткән 26 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан.
-
Чиядән компот ябабыз
Җиңел дә, тәмле дә компот рецепты белән бүлешәбез.
-
Балаларга - 10ар мең сум
Россия Президенты Владимир Путин “Балалы гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган түләү турында” указга кул куйды. Ул россиялеләргә өстәмә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. РФ, ТР һәм шәһәребездә әлеге указны тормышка ашыру буенча эш башланды. Пенсия фондының җирле бүлекләре 15 июльдән 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәр кешеләрдә гаризалар кабул итә башлый.
-
"Адымнар"ны ачу тантанасына Минтимер Шәймиевнең килүе көтелә
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова кичә Чаллыда эшлекле визит белән булды.
-
Бакчаларда чияләр өлгерә
Хуҗабикәләр алардан төрле кайнатмалар, компотлар, сироплар, соклар ясый. Шул рәвешле кышка тәмле сый әзерли, мәш килә.
-
Прививка ясаткач нигә кул авырта?
Шәһәребездә коронавируска каршы вакцина ясату активлашты. Вакцина ясатучыларның күпчелеге аны җиңел кичерә. Ә кайбер кешеләр кул авырта дип зарлана.