Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Мастеровые”да – үзенчәлекле спектакль

Бүген "Мастеровые" театрында үзенчәлекле спектакль - "Яблоневый сыр" күрсәтелә. Анда рольләрдә ДЦП белән авыручы балалар уйныячак. Спектакль Тимур Салиховның әкиятләр җыентыгына нигезләнеп иҗат ителгән. Шунысы үзәнчәлекле: әлеге әкиятләрне Тимур 2,5 яшендә иҗат иткән. Шәһәребезнең ДЦП белән авыручы балалар аңа рәсемнәр дә ясаганнар.

"Солнце внутри" социаль адаптацияләү өлкәсендә ярдәм итү фонды иганәчеләр табып, Тимурның 15 әкиятен туплап, "Яблоневый сыр" исеме астында җыентык чыгарган. "Проснись" инклюзив театры җитәкчесе Надежда Байдакова һәм Яшүсмер яшьләр клубы "Эверест"ның "Так!" театраль лаборатория житәкчесе Регина Будяшкина аңа нигезләнеп спектакль әзерләде. Рольләрне авыру һәм сәламәт балалар башкара. "Солнце внутри" социаль адаптацияләү өлкәсендә ярдәм итү фонды директоры Юлия Әхмәтҗанова әйтүенчә, "Яблоневый сыр" изгелек, балалар һәм әти-әниләр турында матур спектакль. "Инвалидларга игътибар җитми бездә. "Яблоневый сыр" - халыкның игътибарын аларга җәлеп итәргә булыша. Кешенең күз төсенә, физик мөмкинлекләренә яисә, киресенчә, кимчелекләренә карап аеру дөрес түгел. Кылган гамәлләр, эшләгән эшләр әһәмиятлерәк булырга тиеш", - дип аңлатты Юлия Әхмәтҗанова.

Билетлар сатудан кергән барлык акча "ДЦП белән авыручы балалар" хәйрия фондына җибәреләчәк.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев