Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Матурлык дөньяны коткара

    Аның кебекләр турында "кулыннан гөл коела", диләр. Алтын куллы булу өстенә, исеме кебек үк, үзе дә гүзәл, тәмле телле, якты йөзле - татар кызында булырга тиешле бөтен сыйфатларны кочагына сыйдырган да куйган!.. Гүзәлне тәүге тапкыр кайда очраттым соң әле дип шактый баш ваттым - Чаллы телевидениесендә барган тапшыруда яулыкны матур...

    Аның кебекләр турында "кулыннан гөл коела", диләр. Алтын куллы булу өстенә, исеме кебек үк, үзе дә гүзәл, тәмле телле, якты йөзле - татар кызында булырга тиешле бөтен сыйфатларны кочагына сыйдырган да куйган!.. Гүзәлне тәүге тапкыр кайда очраттым соң әле дип шактый баш ваттым - Чаллы телевидениесендә барган тапшыруда яулыкны матур итеп бәйләү серләре белән уртаклашкан чагында күреп калганмын икән. Заман яшьләрен еш кына хезмәт яратмауда, җиңел юл гына эзләүдә гаепләргә яраталар, тик һәркемне бер калыпка салып бәяләү белән килешәсе килми. Нәкъ менә тырышлык, үҗәтлек, бер генә авырлыктан да курыкмау, эш сөю Гүзәлне башка яшьтәшләреннән аерып тора. Ул үзе - Чаллы кызы, төп белгечлеге - интерьер дизайнеры. Шулай да балачактан энә-җеп тотып, әбисе сандыгындагы чүпрәкләрдән әле тегесен, әле монысын тегеп, үзе дә сизмәстән әллә кайчан ук тегүче һөнәрен үзләштереп куя ул.

    - Элек бит мәктәп формасын да, күлмәкләрне дә "на вырост" дип, гел олырак үлчәмдәгесен алыш иде. Әй ачу килә иде шуңа! Мин түзмим, алган киемне үземә таманлап тегәм дә куям, - дип елмаеп искә төшерә Гүзәл ул чакларны.

    Игътибар иткәнегез бардыр: никах бәйрәмендә хәзер кәләшләрнең бик күбесе мөселманча тегелгән, күз явын алырдай күлмәкләрдән, яулыклардан балкып утыра. Соңгы елларда Гүзәл Вәлишина әнә шундый күлмәкләр тегү белән мәшгуль. Һәр җөенә, һәр бизәгенә күз нурын, җан җылысын салып эшләгәч, теккәннәренә сокланып туймаслык.

    Чаллының данлыклы икенче гимназиясен тәмамлагангамы, авыз тутырып татарча сөйләшә ул; мәдрәсәдә укып, дин белеме дә алган; училищеда - тегүче, Кама сәнгать институтында интерьер дизайнеры һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнгән. Тәвәккәллеге дә, уңганлыгы да җитәрлек. Иртәнге бишкә кадәр балконда тегү тегеп утыруы турында сөйләгәндә, аның ихтыяр көченә, тырышлыгына шаккатасың.

    - Минем әти дә, әни дә Зәй районыннан, аларның авыллары янәшә генә. Ял саен, каникул саен әнинең авылы Имәнлегә - Мәдинә әбием янына кайтыш иде. Ул үзенең өч кызын да, без оныкларын да гел эш белән тәрбияләде, авылга кайттыңмы, анда инде бер генә минут та тик утырыш юк, караңгы төшкәч тә помидорга су сибеп булса да йөрибез... Кич чыгам дисәң, әби әйткән сәгатьтә төп-төгәл кайтырга кирәк, шап итеп ишекне бикләп куярга да күп сорамый. Төш вакытында әби биш кенә минут черем итеп ала. Менә шул чагында без дә иркенәябез: бертуган Җәмилә апам мунча алдына ял итәргә кереп китә, без резинка аша сикерә башлыйбыз, Илфат бакча почмагына сыза, эт тә күзен йомып сузылып ята... Берзаман өйалдында идән сайгаклары шыгырдый башлый - әбинең инде уянып та өлгерүе. Чиләк тотып, мунчадан Җәмилә атылып чыга - янәсе, суга бара; сәнәк күтәреп Илфат күренә - имеш, нидер эшли; без кычыткан йолкый башлыйбыз, эт тә өрергә тотына, тавыклар кытаклап чабыша... Әбинең кибеттән кайтып килгәнен күрсәләр, күрше малайлары: "Синең әбиең терминатор кебек", ди көлә торган иде... "И эшләттем инде сезне, и тиргәдем", диде әби соңыннан, без аңа рәхмәтле генә - тормыш иткәндә эш белү беркайчан да комачауламый. Шунысы гына кызганыч, әби җитмеш алты яшендә вафат булды. Ул миңа иптәш кызым кебек булды, әнигә сөйләмәгән серләрне дә аның белән уртаклаша торган идем...

    Гүзәлнең әтисе Әлфәс абый, янгынчы булып эшләгәндә, дин юлына баса, төпчек кызын да мәдрәсәдә укытуны хуп күрә. Әтисенең бу гамәле мең хаклы икәненә кыз бәлки үзе гаилә коргач, әни кеше булгач кына ныклап төшенгәндер. Бу катлаулы заманда, бигрәк тә ыгы-зыгылы, кырыс һәм аяусыз шәһәр тормышында балаларны тәүфыйклы, кешелекле итеп тәрбияләү җиңелдән түгел. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанып үскән бала гына ата-ананың күңеленә беркадәр тынычлык сала. Гүзәл белән Айнур бүген беренче сыйныфта укучы уллары Әмирне һәм өч яшьлек кызлары Айшәне тәрбиялиләр. Алар, Хәлил белән Галиябану шикелле, бер-берсен унөч-ундүрт яшьтән бирле күреп-ошатып йөрсәләр дә, дистә ел үткәч кенә гаилә корып куйганнар. Танышулары әби-бабай авылына, Зәй якларына кунакка кайткач була, җитмәсә, икесенең дә әтиләре сабакташлар икән.

    - "Һаман сузып йөрмәгез, өйләнешегез", дип, әтиләр әйтте инде. - ди Гүзәл, гадәтенчә, елмаеп. - Айнур КАМПИны бетерде, төзелештә эшли. Мин элегрәк "Салават" түбәтәйләрен тектем, Чаллыда аның тегү нокталары байтак иде. Айшә белән декретта утырганда, бервакыт интернетта Казан модельеры Зарина Бабаджанның никах күлмәкләрен күреп алдым, шуннан үземнең дә күзем кызыгып китте. Болай да, авылга кайткан саен, никах-мазар булса, яулык бәйләтергә гел минем янга киләләр иде, шуны да уйлап, тоттым да интернетта үз "битемне" ачып, кәләшләргә яулык тегәм дип язып куйдым. Башта бер, аннан ике, өч... кыз килде, үземә дә кызык булып китте. Әнием Рәфисә, Гарәп Әмирлегенә ял итәргә барган җиреннән төрле бизәкләр, бижутерия алып кайткан иде - шуларны прокатка куйдым, кергән акчага тагын яңа әйбер алдым... Бераздан тегү машинасы алып җибәрдем, иртәнге бишкә кадәр балконда, бака чурлавын тыңлый-тыңлый, кояш чыкканын күзли-күзли, тегү тегеп утырам...

    Казанда халыкара мөселман киеме фестивале булачагын ишеткәч, Гүзәл бер ай эчендә җиде күлмәктән торган коллекция эшләп өлгерә, шул никах күлмәкләре белән фестивальдән диплом алып кайта. Инде күңеленә корт керергә җитешкән: үз студиясен ачу турындагы хыялы тынгы бирми башлый. Мәчет ишегалдында кайчандыр чишмә урыны булган, аннан ташландык хәлдә бикләнеп торган кечкенә бинаны арендага алып, әти-әнисе, туганнары ярдәме белән шул бүлмәгә җиң сызганып ремонт та ясап куялар, "Хыял" дип исем биреп, студиянең тәүге эш көннәрен башлап та җибәрәләр.

    Гүзәлнең кулыннан гөл коела дип арттырып әйтмәдем. Шулай булмаса, "сарафан" радиосы аша аның турында колактан-колакка матур сүзләр генә таралмас иде. Үз янына килгән һәр кызга йөзенә-күзенә килешле итеп яулык сайлау, аны үзенчәлекле итеп тегеп бирү дисеңме, күлмәкләрне кулдан эшләнгән бизәкләр белән зиннәтләү дисеңме - кәләшләрне дөньяда бер сөйкемле итә дә куя. Матурлыкны дизайнер күзләре белән генә түгел, җан аша тоемлау сәләте бирелгән аңа - шуңа күрә эшләгән бер генә эшеннән дә, бик теләсәң дә, гаеп табып булмый. Кайчагында, болай да кылны кырыкка ярырдай булып бөтерелгәндә, "Бик тиз кирәк иде, булыш инде", дип йөгереп килгәннәрне беркайчан да кире бормый Гүзәл, төн йокысын калдырып булса да ярдәм итәргә тырыша. "Вакытым юк", дип баш тартмый, "ник соңгы минутка кадәр калдырдың", дип зарланмый, сабырлыгын, уңганлыгын эшкә җигеп, яулыгын да, күлмәген дә тегеп өлгертә.

    ...Әйтәм бит, татар кызына хас булырга тиешле бөтен сыйфатларны үзенә туплаган ул: исеме кебек үк, эше дә, күңеле дә гүзәл, җан җылысы белән сугарылган, матурлык җепләре белән тукылган. Ә матурлык дөньяны коткара диләр!..

    Айгөл Әхмәтгалиева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: