Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Матурлык артыннан барып бармаксыз калган

Надан "белгеч"ләргә барсаң, шулай да була икән ул

Бу коточкыч хәл Мәскәүдә булган. 22 яшьлек кыз, Интернет челтәрендә тырнак буяу буенча белгечне табып, аның өенә барган. Маникюр эшләткәннән соң бер атна узгач, кызның бармаклары шешә башлаган. Арытаба ул дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, кыз бер бармаксыз калган.

Арытаба ул әлеге хәл буенча полициягә гариза язган. Хокук сакчылары ачыклавынча, бу белгечкә моңа кадәр дә закон бозу буенча мөрәҗәгатьләр булган икән.

Әлеге вакытта "тырнаклар буенча белгечне" тоткарлый алмаганнар, ул фатирдан киткән. Әлеге вакытта эзләүләр дәвам итә.

Фото: vologda-poisk.ru

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X