Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Махсус хәрби операциядә цех башлыгы урынбасары һәлак булды

Аны Минзәләдә соңгы юлга озатачаклар.

Махсус хәрби операциядә Кою заводының цех башлыгы урынбасары Эдуард Асанов һәлак булды. 

Эдуард –  Минзәлә егете. Педагогия көллиятен тәмамлагач, 9 ел хезмәт һәм сызым дәресләре укыткан. «Ул барлык күңел җылысын биреп ятимнәргә белем бирде», – диләр хезмәттәшләре.

Мәскәү дәүләт университетында икътисадчы белгечлеге алгач, автогигантка эшкә керә. «КАМАЗ-Металлургия» ААҖдә машиналарны көйләүче булып эшли. Аннары Кою заводына күчә, биредә цех башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үсә. Кайда гына эшләсә дә, үзен фәкать яхшы яктан гына таныта. 

Эдуард Асанов бик күп нәтиҗәле проектлар авторы була. Хезмәте җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә.

Өлкән сержант Асанов хәрби бурычын да лаеклы үти. 2023 елның июнендә ул ДНР республикасы халык милициясе идарәсенең «За воинскую доблесть II степени» медале белән бүләкләнә.

Фото: «КАМАЗ» ГАҖ Кою заводы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция үлем-китем Өлешечә мобилизация