Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Майда балык тоту серләре

Балыкчылар календаренең май ае - "вакыйгалар"га бик бай. Җәйгә аяк басар алдыннан табигать җанлана. Димәк, балыкчыларга да, балыкларга да эш күбәя дигән сүз. Майның беренче яртысында сулыкларда беренче суүсемнәр, яшеллекләр барлыкка килә. Май ахырында инде су аслары яшел келәмгә төренә.

Быел май, алдан җылы булачак дип вәгъдә ителүгә карамастан, кояш белән әллә ни сөендермәде. Сулыклар бик җылынырга өлгермәде. Андый вакытта кече елгаларда балыкны калкавычлы "донка" белән тоту киңәш ителә. Чөнки балыклар елганың төбендә йөзәләр. Майның ахырларында, сулыклар җылына башлагач, энә карагының кортлары барлыкка килә.

Гадәттә, май аенда көн арты көн узган саен балык ныграк һәм ешрак чиртә. Яз, яздан соң җәй айлары якынлашканын сизеп, балыклар кышкы йокы чокырларыннан чыгалар, елга ярларына таба якынрак өзеп киләләр. Балыкларның кайбер төрләре күмәкләшеп, көтүләре белән елга, инеш култыклары, бугазларына таба хәрәкәт итә. Чөнки май аенда нәкъ менә шундый урыннарда балыкларга ашарга ризык күп була. Шуңа күрә язын балыкны елга култыкларында, бугазларында тотарга киңәш ителә дә инде. Артык тирән урыннарга керергә кирәкми. Ярты метр - бер метр тирәнлек җитә. Май аенда инде барлык балыклар да диярлек уылдык чәчеп бетерәләр. Искәрмә очракларын санамаганда. Болар: кушбаш (голавль), чабак, корбан балыгы, бәртәс балыклары. Алар әле май ахырына кадәр уылдык чәчәләр. Ә менә кызылканат, сөҗә балыгы (сазан), тәлпияк (густера), сыла (судак) балыклары майда уылдык чәчәргә әзерләнәләр генә. Ай ахырында җәен уылдык чәчәргә керешә башлый. Оста балыкчылар беләләр: күпчелек балыклар уылдык чәчү вакытында кармакка эләкмиләр. Чөнки андый очракта балык җим эзләми. Аңа кадәр уылдык чәчкән һәм чәчәргә җыенучы төр балыклар гына ризык эзләнә, димәк аларны тоту мөмкинлеге дә күбрәк дигән сүз. Берничә искәрмә очрагы бар: чабак, ташбаш, кушбаш.

Шулай итеп быелгы көн җылылыгы шартларында, май ахырында, елгаларда уылдык чәчүче балыклар: опты балыгы (жерех), сыла балыгы, чабак, кушбаш. Зур булмаган күлләрдә су тизрәк җылына. Анда май ахырында уылдык чәчүче балыклар: чабак белән корбан балыгы.

Балыкчыларның май календаренә күз салсак, уылдык чәчкәннән соң балыклар, һава шартларына бәйле рәвештә, 2-4 атна эчендә җайлашалар. Бары шуннан соң гына кармакка каба башлыйлар. Әйтик көннәр җылы торса, 2 атнадан соң ук җим эзләргә тотыналар, көннәр салкын булса, дүрт атна, хәтта кайчакта биш атна да вакыт уза. Бу безнең як төбәкләргә карый. Ә Төньяктарак урнашкан төбәкләрдә тагын да озынрак вакыт таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев